Түбән Камада Идел буе Болгары халыклары тарафыннан ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган «Ислам нуры» сәнгати-әдәби күргәзмәсе ачылды.
Комплекслы музейда урнашкан күргәзмәдә картиналар, кыйммәтле сирәк китаплар, тарихи материаллар тәкъдим ителгән. «Алар безне ислам мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра, республикабызны тагын да яхшырак белергә ярәм итә», – дип яза «Вконтакте»дагы сәхифәсендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.
Күргәзмәдә Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән танылган рәссамнар, Россия Сәнгать академиясенең атказанган рәссамнары һәм гамәлдәге әгъзалары, Кырым, Казахстан, Кыргызстан һәм Белоруссия рәссамнары эшләре тәкъдим ителә. Авторларның һәркайсының үзенчәлекле иҗат юнәлеше бар.