Бәйге Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш темасын яктырткан язучылар иҗатына багышлана.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үткәрелә. Әлеге конкурс татар теленә һәм татар әдәбиятына битараф булмаучыларны бергә очраштырып, әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, китапларга кызыксыну уяту максатыннан оештырыла, дип хәбәр ителә китапханәнең ВКонтактедагы төркемендә.
Бәйге Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш темасын яктырткан язучылар иҗатына багышлана. Катнашучыларга I турда лирик әсәр, II турда проза әсәре, III турда драма әсәрләреннән өзек тәкъдим ителәчәк.
Бәйге 28 мартта Тукай исемендәге үзәк китапханәдә оештырыла. Башлана 13 сәгатьтә.
Белешмә өчен телефон: 8(8555)39-93-83.
Чыганак: nkamsk-rt.ru