tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Россиякүләм “Сөйкемле бала” бәйгесе булып узды
Түбән Камада Россиякүләм “Сөйкемле бала” бәйгесе булып узды

Түбән Камада Россиякүләм “Сөйкемле бала” бәйгесе булып узды

27 нче март көнне Түбән Кама шәһәренең “Сөембикә” исемендәге 64 нче балалар бакчасында Россиякүләм “Сөйкемле бала” бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә туган телебез — татар телен яраткан, матур итеп ана телендә аралаша  белгән, милли җанлы балалар һәм гаиләләр катнашты. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан, чиктәш, тугандаш республикалардан, Мәскәү өлкәсеннән барлыгы 81 гариза кабул ителде, шуларның 16 сы финалга узды. Балалар бәйгедә бик теләп, яхшы әзерлек белән катнаштылар, сәләтләрен, белемнәрен күрсәттеләр.

27 еллык тарихы булган бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруда үзләреннән матди ярдәм күрсәтеп, сабыйларыбызны сөендергән, алыштыргысыз иганәчеләребез: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, шәһәребезнең почетлы гражданины Ганиев Рөстәм Мәҗит улына, “Мунча ташы”  юмор театры житәкчесе, Татарстанның халык артисты Әсхадуллин Гамил Габдулла улына чиксез рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез.

Шулай ук, бик зур рәхмәт вакыт табып килгән, сөйкемле балаларыбызның сәләтләрен бәяләгән, матур теләкләр теләп үсендергән, берсеннән-берсе гадел жюри әгъзаларына да: Габдулла Тукай премиясе лауреаты, шәһәребезнең атказанган архитекторы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Ханов Фирдәвис Гайнетҗан улына, «Илһам» ансамбле җитәкчесе Шаяхметов Ильяс Айрат улына, Туфан Миңнуллин исемендәге театр артисты Павлов Юрий Виталий улына. Кылган изгелекләрегез үзегезгә дә меңе белән әйләнеп кайтсын. Матур, изге эшләребез киләчәктә дә дәвамлы булсын.

Хөрмәт белән, Түбән Кама шәһәренең 64 нче балалар бакчасы коллективы исеменнән, балалар бакчасы мөдире Нурзия Рәшит кызы Мирхазова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*