tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «СөлгеФест» чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак
Түбән Камада «СөлгеФест» чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак

Түбән Камада «СөлгеФест» чиккән сөлгеләр этнофестивале узачак

Түбән Камада беренче тапкыр «СөлгеФест» масштаблы этномәдәни фестивале узачак. Чара татар чигүен төбәкнең мәдәни бренды буларак популярлаштыруга юнәлтелгән. Фестиваль 18 июльдә «Гаилә» паркында – шәһәр халкының ял итү һәм аралашу өчен заманча күп функцияле киңлегендә узачак.

Фестивальнең идеясе Чувашия Республикасының «Россиянең чигелгән картасы» проекты уңышы тәҗрибәсенә җавап буларак барлыкка килгән һәм Түбән Камадагы мәдәниятләрнең күптөрлелеген күрсәтүгә юнәлтелгән. Шәһәр күпмилләтлелеге белән дан тота – биредә 40ка якын милләт вәкилләре яши, 11 милли-мәдәни берләшмә, шулай ук татар, рус, чуваш, украин, башкорт һәм немец телләрен һәм традицияләрен өйрәтә торган мәктәпләр һәм якшәмбе курслары эшли.

«СөлгеФест» Идел буе татарларының – Казан, мишәр, керәшен, Касыйм татарларының, шулай ук төбәкнең башка халыкларының уникаль бизәкләрен чагылдыручы чиккән сөлгеләр дөньясы белән таныштырачак.

Фестиваль төрле иҗат юнәлешләрен һәм традицияләрне берләштерүче вакыйга булачак.

«Тере тукыма» мәйданчыгында Түбән Каманың 11 милли-мәдәни җәмгыятеннән оста куллы ханымнар бергәләп 60 метр озынлыктагы сөлге ясаячак. Һәрбер фрагмент – шәһәрдә яшәүче халыкларның чигелгән орнаменты, дуслык, тигезлек һәм бердәмлек символы.

«Солдатка бүләк» мәйданчыгы солдатларга яуда саклап йөртсен өчен чиккән сөлге бүләк итү традициясенә багышланачак. Теләге булган һәркем махсус операция хәрбиләре өчен кулъяулык чигә һәм хатлар яза алачак. Бүләкләр «Батыр» батальонына һәм Түбән Кама егетләре хезмәт иткән 40нчы бригаданың 430нчы полкына тапшырылачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*