tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада төзелә торган мәчетнең диварын күтәрү эшенә керештеләр
Түбән Камада төзелә торган мәчетнең диварын күтәрү эшенә керештеләр

Түбән Камада төзелә торган мәчетнең диварын күтәрү эшенә керештеләр

Шәүвәл аеның 25-нче көнендә, Түбән Кама мөхтәсибәтендә истәлекле көн – төзүчеләр 35-нче микрорайонда төзелүче мәчет стенасын күтәрү эшенә кереште һәм беренче кирпечләрне салды. Белгечләр бинаны төзү үзенчәлекләрен билгеләп узды: гадәти булмаган технологик корылыш, вентиляция системасы өчен махсус үткәргечләр салу, керү-чыгу юлларын булдыру. Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелеше башлану хакында 2019 елның 15 ноябрендә игълан ителде. Аның проекты заманча дизайн белән аерылып тора, ул әлеге бинаны дини гыйбадәтханә сыйфатында гына түгел, мөселманнар өчен рухи-агарту үзәге буларак та кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Мәчет Түбән Каманың Гайнуллин һәм Студентлар урамы киселешендә төзелә. Төзелеш эшләренең кайчан тәмамлануы финанс мәсьәләләргә бәйле, шуңа күрә Түбән Кама мөхтәсибәте акча җыюны дәвам итә. Акчаны «Саклык банкы» картасына 4817 7600 2007 0029 (Алсу Рафиковна) номеры буенча җибәрергә, Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә урнашкан акча җыю тартмасына салырга яки банк аша күчерергә мөмкин.

КАРТА ПАРТНЕРА

Полное наименование предприятия Местная мусульманская религиозная организация – Мухтасибат г. Нижнекамска и Нижнекамского района Централизованной религиозной организации – Духовного управления мусульман Республики Татарстан

Юридический/почтовый адрес: 423570, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Химиков, д. 59

Ф.И.О. руководителя, № телефона – Ибрагимов Динар Расимович, действует на основании Устава 43-98-10

Ф.И.О. гл. бухгалтера, № телефона 43-80-15

ОГРН1031659004827

ИНН/КПП1651025053/165101001

ОКОНХ98700, 71200, 61110, 63100, 66000

ОКПО48671206

Расчетный счет (строительный) 40703810106029000059

Полное наименование банка ПАО “Ак Барс” Банк г. Казань

Корреспондентский счет 30101810000000000805

БИК банка 049205805

e-mail: [email protected]

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*