tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада “Заря” балалар сәламәтләндерү лагерында “Туган як” сменасы башланды
Түбән Камада “Заря” балалар сәламәтләндерү лагерында “Туган як” сменасы башланды

Түбән Камада “Заря” балалар сәламәтләндерү лагерында “Туган як” сменасы башланды

Кичә Түбән Камада “Заря” лагеренда “Туган як” профильле сменасы башланды, ул 11нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. 155 бала саф һавада булып, уйнап, шәхси үсеш һәм тәрбия алачак. Балаларга татар халкының олуг шәхесләре, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук туган якның бай тарихы һәм табигате турында сөйләячәкләр. “Туган як” сменасы программасы балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә нигезләнгән.

Актив ял итү, сәламәтләндерү процедуралары һәм рухи-әхлакый тәрбияне берләштерү балалар һәм аларның ата-аналары арасында зур популярлык казанды. “Туган як” профильле сменасына юлламалар, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, бер көн дәвамында ук диярлек сатылып бетә. Әлеге рухи-сәламәтләндерү курсларының төп үзенчәлекләренең берсе – күп кенә балалар лагерьларына хас булган мохиттән аермалы буларак, тынычлыкка омтылудан гыйбарәт.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*