Түбән Кама районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батырлык юллары» муниципаль уку конкурсын башлап җибәрде.
Конкурсның очный этабы 23-30 гыйнварда узачак. Аңа дистанцион сайлап алуны узган катнашучылар кертеләчәк. Конкурста 5 яшьтән өлкәнрәк шигырь сөйләүчеләр катнаша ала.
Номинацияләр:
*«Җәлил шигырьләре көйләре» (Муса Җәлил әсәре тулысынча яки өзек, татар телендә тәкъдим ителергә тиеш) 3 минутка кадәр.
*«Поэт сердца и огня» (Муса Җәлил әсәре тулысынча яки өзек итеп рус телендә тәкъдим ителергә тиеш) 3 минутка кадәр.
*«Һөнәри башкару» («21 яшьтән өлкәнрәк» яшь категориясе өчен) 5 минутка кадәр.
*«Хранитель слова» (эссе, очерк, авторлык шигыре, хикәя һ. б.) («9-11 сыйныфлар һәм уку йортларының 20 яшькә кадәрге студентлары» һәм «21 яшьтән өлкәнрәк» яшь категорияләре өчен) 5 минутка кадәр.
Чыганак: https://nkamsk-rt.ru