tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Бөтен ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе башланды
Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Бөтен ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе башланды

Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Бөтен ишегалды белән җырлыйбыз» акциясе башланды

Түбән Камада Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Бөтен ишегалды белән җырлыйбыз” традицион акциясе старт алды. Шәһәр халкы музыка аша сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт җиткерә.

Бүген активистлар Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасы корбаны Роза Шәрип кызы Сайкина белән очрашып кайттылар. “Нардуган” ансамбле, 35 нче лицей һәм 7 нче мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләре, 45 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аның өчен сугыш еллары җырларын башкарды. Роза Шәриповна, игътибарыннан күңеле нечкәреп, елмаеп, аларга тәрәзәдән кул болгады.

В Нижнекамске стартовала акция «Поем всем двором» в преддверии 80-летия Победы

“Безнең микрорайонда Роза Шәрип кызы – бердәнбер ветеран, – дип билгеләп үтте 17, 18 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Анна Кремнева. – Быел аңа 91 яшь тулды. Бүген без аның янына килеп, якынлашып килүче Җиңү көне белән котладык. Бу безнең тарих, һәм без ветераннарыбызны хәтерлибез, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз”.

В Нижнекамске стартовала акция «Поем всем двором» в преддверии 80-летия Победы

1942 елда Роза Сайкинаның гаиләсе Татарстанның Буа районына эвакуацияләнә. Мәктәптән соң ул Казан университетында укый һәм укытучы булып эшли. 1965 елда Роза Шәрип кызы Түбән Камага күчеп килә һәм 40 ел педагогика өлкәсендә эшли, кичке мәктәптә, 4 нче һәм 7 нче мәктәпләрдә хезмәт итә. Укучылар һәм педагоглар белән очрашу аның өчен аеруча шатлыклы булды.

“Бөтен ишегалды белән җырлыйбыз” акциясе – ветераннарга хөрмәт күрсәтү ул. Ул тарихи хәтерне саклау һәм яшьләрдә патриотизм тәрбияләүнең мөһимлеген искә төшерә.

Чыганак: tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*