ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада зур юбилей концерты булды
Түбән Камада зур юбилей концерты булды

Түбән Камада зур юбилей концерты булды

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йорты сәхнәсендә Илдар Шәяхматов җитәкчелегендәге «Тулпар» халык бию һәм җыр ансамбленең «10 ел бергә» дип исемләнгән зур юбилей концерты узды.

“Тулпар” ансамблен котларга мәртәбәле кунаклар килгән иде. Түбән Кама районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Эльвира Кәримуллина район башлыгы Радмир Беляевның котлау сүзләрен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фирдәвис Ханов ансамбль җитәкчесе Илдар Айрат улына Рәхмәт хаты тапшырды, коллективның татар мәдәниятен саклап калуга һәм яшьләр арасында халык сәнгатен популярлаштыруга керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Юбилей елы ансамбль өчен җиңүләрдән башланды. “Тулпар” ансамбле “Мәдәни-ял итү эшчәнлеге” номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 250 000 сум күләмендәге грантына ия булды.

Халык иҗаты йорты директоры И.Сәгыйтов коллективка костюмнар тегү өчен 150 000 сумлык сертификат, шулай ук тәрбияләнүчеләргә, педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырды.

«Тулпар» ансамбле — Халыкара конкурсларда 10 тапкыр Гран-при иясе, дәрәҗәле фестивальләр лауреаты. Бу Түбән Каманың гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*