Туган телләр ункөнлеге кысаларында шәһәрнең 20 нче урта мәктәбендә “Киләчәк ул бүгеннән башлана” дип аталган очрашу узды. Чарага Аксакаллар шурасы, “Кама таңнары” берләшмәсе вәкилләре, ветеран укытучылар, шәһәр мәгариф музее җитәкчелеге, ата-аналар, күрше мәктәп коллективлары чакырылды.
Программа мәктәпнең Хәрби дан музееннан башланып китте. “Мәктәп музеенда бүгенге көндә 400 дән артык экспонат саклана, – дип таныштырып үтте музей җитәкчесе Илһам Шәйхетдинов. – Хәрби дан музее совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның дүртенче елында, 1993 елның 13 февралендә оешты һәм хәзерге вакытта укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль башкара”.
Югары сыйныф укучылары – музей советы әгъзалары – очрашуга килүчеләрне музейның оешу тарихы, биредәге экспозицияләр, экспонатлар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
Шуннан соң кунаклар мәктәпнең актлар залына үтте. Биредә аларга ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.

Аннары сүз мәктәп укучыларына бирелде. Төрле сыйныф һәм төрле милләт укучылары үз чыгышларында Ватанга, туган якка, туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен чагылдырдылар, Бөек Ватан сугышында халкыбызның аяусыз батырлыгына дан җырладылар. Җитәкчеләре Зөлфия Ялалова, Ләйсән Гарифуллина катнашында Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романыннан сәхнәләштерелгән өзек тамашачылар күңелендә аеруча тирән тәэсир калдырды.

Тамашачылар кичә тәмамлангач та, таралышырга ашыкмады, мәктәп коллективына, һәвәскәр артистларга рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.
Әлеге очрашу 20 нче мәктәп коллективының, чын мәгънәсендә, тырыш, эзләнүчән, иҗади, дөньяга заманча карашлы икәнлегенә бер дәлил булып истә калды. Үз укучыларыннан тыш, тамашачылар арасында күрше 13 нче, 25 нче гимназияләр, 15 нче мәктәп коллективлары да булу бәйрәмгә өстәмә ямь өстәде, шул рәвешле, Түбән Камада игълан ителгән Игелекле күршелек елында үзара дустанә һәм җылы мөнәсәбәтнең ачык бер чагылышы булды.