Бүген Түбән Каманың “База” креатив индустрияләр үзәгендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының икенче көненә нәтиҗә ясадылар.
Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Түбән Кама шәһәре Мэры урынбасары Марина Камелина, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Түбән Кама районының эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү идарәсе башлыгы
Ильнар Сираев, KAMA TYRES компаниясе хезмәткәре Айгөл Яблонская чыгыш ясадылар.


