tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Каманың Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта куелды
Түбән Каманың Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта куелды

Түбән Каманың Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта куелды

Районыбызның Каенлы авылында күренекле дин белгече, халык табибы, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы булды.

Иң беренче чиратта, Т. Ялчыгол кем ул һәм аның безнең төбәккә нинди кагылышы бар, шул хакта кыскача гына тарихи искәрмә ясау урынлы булыр. Чөнки, ни кызганыч, бу шәхес турында белмәүчеләр шактый әле. Бу аның милләтебез өчен башкарган хезмәтләре аз булудан түгел, ә халкыбызны, бигрәк тә яшь буынны, аның хезмәтләре белән таныштыру тиешле дәрәҗәдә булмаудандыр, бәлки.

Таҗетдин үзенең чирек гасыр гомерен әтисе белән мосафирлык итеп уздыра. XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында Казан, Уфа, Оренбург һ.б. губерна авылларында укыта. Соңрак алар хәзерге Татарстан җиренә кайтып урнашалар. Таҗетдиннең әтисе Ялчыгол хәзрәт 1785 елда 65 яшендә хәзерге Мамадыш районы территориясендәге Кече Сон авылында вафат була. Таҗетдин үзе Кама аръягына чыгып, авылларда муллалык итә, кешеләрне дәвалый.

Ул гомеренең иң нәтиҗәле елларын районыбызның Каенлы (1792-1799) һәм Кызыл Чапчак (1799-1824) авылларында уздырган, имамлык иткән, дин сабагы укыткан, 10нан артык фәлсәфи-әхлакый хезмәтләр язган. Аның китаплары тарихи вакыйгаларны, әдәбиятны, халык медицинасын, диниәдәби темаларны шәрехләүгә багышлана. «Рисаләи Газизә» китабы гына да 1847 елда Санкт-Петербургта, соңрак берничә тапкыр Казанда басылган…

Тарихи документлары сакланмау сәбәпле, Кызыл Чапчак авылындагы тормышы әлегә ныклап өйрәнелмәгән. Ә менә Каенлы (ул елларда Татар Ерыклысы) авылында яшәгән чорын халыкка җиткерүдә һәм исемен мәңгеләштерүдә соңгы елларда алга китеш бар, аңа багышлап фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла. Мәгърифәтчегә истәлек тактасы кую да, шул эшчәнлекнең бер юнәлеше, дисәм хата булмас…

Әлбәттә, һәрбер зур эштә башлап йөрүче кирәк. Түбән Кама шәһәрендә җаваплы урыннарда эшләп, хәзерге вакытта туган авылы Каенлыда гомер итүче Рафаил Хәбибуллинның мәшһүр авылдашы Т. Ялчыголга мемориаль такта ачу нияте инде күптән бар иде. Һәм менә ул, теләктәш кешеләр ярдәме белән, үзенең ниятен тормышка ашырды. Бу көндәге истәлекле чара турында Рафаил Исмәгыйль улы үзе менә нәрсәләр сөйләде:

— Мин әтиләрдән, әби-бабайларымнан ишетеп, Таҗетдин Ялчыголның безнең авылда яшәгәнлеге турында инде күптән белә идем. Аның күп хезмәтләре мәгълүм, язып калдырган китаплары хакында да беләм. Үзебезнең авылның китапханә мөдире Флера Гарипова да аның хезмәтләре турында бик күп мәгълүмат бирде. Шуннан соң бу олуг шәхеснең исемен мәңгеләштерергә кирәк дип уйлана башладым. Шул хакта аксакаллар белән дә киңәштем, уртага салып фикер алыштык. Истәлек тактасын куюда теләктәшләр дә таптым. Беренче укытучыларым Җәмил абый белән Гамбәрия апаның уллары авылдашым Дамир да әлеге эшкә бик теләп кушылды, үзеннән матди ярдәм күрсәтте.

Каенлыда мәгърифәтчегә мемориаль такта ачу тантанасы башланганчы, чарада катнашучыларны авыл мәдәният йортына чакырып, Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган бик эчтәлекле конференция уздырылды.

Түбән Кама башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Арсланова тантанада катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Т. Ялчыгол кебек олуг шәхеснең исемен мәңгеләштерүнең әһәмияте турында ассызыклап әйтте.

Конференцияне алып баручы китапхәнәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Гарипова мәгърифәтченең тормыш юлының һәр баскычын бик тәфсилләп сөйләде. Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы турында тарихи мәгълүмат туплауда һәм аны бу чарада катнашучыларга җентекләп җиткерүдә аның хезмәте югары бәягә лаек.

Чыганак: nkamsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*