22 ноябрь көнне Түбән Каманың Колмакчы авылында «Каз өмәсе» этнофестивален үткәрделәр. Бәйрәм 4нче тапкыр оештырылган һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән.
Әлеге күркәм чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – Шәрипов Ирек Илдус улы мәртәбәле кунак буларак катнашты.
Чара халык талантлары җыр-моң, концерт программасы белән үрелеп барды.
Каз өмәсе авылда күпләп каз асраучы Фәйзетдиновлар гаиләсендә үтте.
