30 июнь көнне Нижгар өлкәсендәге Пошат һәм Семеновка авыллары арасында урнашкан “Шәһидлар каберлеге” мемориаль комплексы янында 1919 елның 13-14 июнь көннәрендә бер гаепсезгә атып үтерелгән татарларны искә алачаклар.
Мемориал моннан 100 еллар элек гомерләре өзелгән мөселманнарның иман ныклыгы һәйкәле булып тора.

Традиция буенча бу көнне мемориаль комплекс янына халык җыела, өлкәнең дин идарәсе һәм татар авыллары имамнары, Мәскәүдән дәрәҗәле кунаклар һәм чит илләрдә яшәүче татар диаспоралары катнаша. Чара катнашучылар дога кыла, мәҗлес уздыра.
Быел Семеновка авылы мәдәния йортында Казан артистлары катнашында концерт та үтәчәк.