tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татар журналистлары Х милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашты
Түбән Новгород өлкәсе татар журналистлары Х милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашты

Түбән Новгород өлкәсе татар журналистлары Х милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашты

Августның соңгы көннәрендә Казанда масштаблы медиа вакыйга – Х милли масса-күләм мәгълүмат чаралары форумы узды.

Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклауда медиакоммуникацияләрнең роле һәм әһәмияте турында фикер алышуга, төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең үзара гармонияле мөнәсәбәтләрен популярлаштыру өчен уңайлы мәгълүмат мохите булдыруга юнәлдерелгән милли чара илебезнең 33 регионыннан төбәк һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләрен берләштерде.

Форум кысаларында делегатлар 1997 елда илебездә беренчеләрдән булып оештырылган Татарстан Халыклары ассамблеясе эше белән танышты. Аның составына 40 милләтне тәкъдим итүче 262 милли иҗтимагый берләшмә керә. Биш катлы бинада урнашкан якшәмбе мәктәбенең 25 милләт классында 700 бала үз телен өйрәнә. Шунда ук ике айга бер тапкыр “Безнең йорт – Татарстан” журналы чыгарыла. Ассамблея сайтында һәр милли берләшмәнең үз сәхифәсе бар.

Икенче көнгә туры килгән форумның пленар сессиясе республиканың IT-өлкәсе үзәгендә чараны төп оештыручыларның берсе булган «Татмедиа» Республика матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев модераторлыгында узды.

“Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең катлаулы мәсьәләләре турында бергәләп фикер алышырга вакыт тапкан коллегаларыбызга зур рәхмәт. Форум актуаль мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү һәм тәҗрибә уртаклашуның нәтиҗәле мәйданчыгы булыр дип ышанам”, – дигән сүзләр белән башлады дискуссияне Айдар әфәнде.

Форумның дәрәҗәсен тагын да арттыра төшеп, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

“Бүген хакимият массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка, халык белән хезмәттәшлектә аларның ярдәменнән гайре тулы итеп эшли алмый. Әлеге форум 2005 елдан бирле үткәрелә һәм аны тәҗрибә уртаклашу өчен бик яхшы платформа дияргә була. Ник дисәгез, анда даими рәвештә 30дан артык төбәктән милли масса-күләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм баш мөхәррирләре,  журналистлар актив катнаша. Алар тәҗрибә уртаклаша, милли сәясәт өлкәсендә журналистлык осталыгын камилләштерә. Нәкъ менә сезнең ярдәм белән рухи кыйммәтләр саклана», – дип мөрәҗәгать итте парламентарий форумда катнашучыларга.

Бу көнне чыгыш ясаган бихисап спикерлар үзләренең иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашты, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклауда медиакоммуникацияләрнең роле һәм әһәмияте турында фикер алышты. Шулай ук программада журналистлык осталыгы буенча семинарлар, кунаклар өчен таныштыру экскурсияләре дә оештырылган иде.

Юбилейлы форум кысаларында күргәзмә ачылып, «ХІХ гасырның икенче, ХХ гасырның беренче яртысында Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы” тарихи-этнографик проекты тәкъдир ителде.

Ә инде фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитованың “Хранители времени” боз тамашасын карау – вакыйгаларга бай көнгә нокта куючы могҗиза булды.

30 августта каләм осталары Республика көненә багышланган чараларда катнашып, бәйрәм өлеше алды.

Румия ХАМЗИНА,

журналистлар форумы делегаты.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*