tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе яшьләре “Татар яшьләре көннәре” форумында катнаштыумда
Түбән Новгород өлкәсе яшьләре “Татар яшьләре көннәре” форумында катнаштыумда

Түбән Новгород өлкәсе яшьләре “Татар яшьләре көннәре” форумында катнаштыумда

27-31 август көннәрендә Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә “Татар яшьләре көннәре” төбәкара форумы узды. Әйтергә кирәк, әлеге чара Татарстанда 34 тапкыр үткәрелде һәм анда Россиянең 26 төбәгеннән татар мәдәниятен саклау һәм үстерү белән шөгыльләнүче 150 яшь делегат катнашты.

Татар яшьләре арасында мәгариф, милли-мәдәни һәм эшлекле багланышлар  булдыру, элекке элемтәләрне ныгыту максаты белән оештырылган чарада Түбән Новгород өлкәсеннән региональ татар автономиясенең яшьләр юнәлеше активистлары Надия Сатдарова, Динара Юсипова, Лилия Гилфанова, Тимур Абызов һәм Равил Салахов катнаштылар.

Форумны тантаналы ачуда тел, милләт җанлы егет-кызларны Россия Дәүләт Думасы депутаты, татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов сәламләде.

«Шулай матур итеп җыелышып килгәнегез өчен, зур рәхмәт. Сез гади генә яшьләр түгел, чын активистлар! Сез – киләчәктә татар милли хәрәкәтен җитәкли торган кызларыбыз һәм егетләребез. Сез беләсез, өлкәләрдәге милли хәрәкәтне җитәкләгән апалар-абыйлар олыгая, аларга алмаш кирәк. Без актив рәвештә бу алмашны эзлибез, шуңа күрә шундый зур чара оештырабыз. Мин үзем дә монда 34нче тапкыр катнашам», – диде Илдар әфәнде.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков үз чыгышында форумның зур бәйрәм, зур тарих булуын билгеләп үтте. “Без сезнең белән бергә бу тарихны татар милләте, татар халкы өчен сакларга тиеш”, – диде ул.

Рәсми ачылыш тантанасында җыр-моңнары белән «Казан егетләре» иҗат төркеме һәм Мөнир Рахмаев чыгыш ясады. Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен лаеклы яшьләр бүләкләнде.

Форум кысаларында төрле юнәлештәге спикерларның чыгышлары оештырылган иде. Шулар хисабына делегатлар яңа файдалы белем алды, төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре белән танышты, милли-мәдәни автономияләр һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар турында тәҗрибә уртаклашты. Кыскасы – татар мәдәниятенең күңелле һәм дустанә атмосферасына чумды.

Бүген сезнең игътибарга Нижгар делегациясе яшьләренең форум турында фикерләрен, уй-кичерешләрен тәкъдим итәбез.

Лилия Гыйльфанова:

– Форумның беренче минутларыннан ук безне бердәмлек рухы каршы алды. Без уртак традицияләр һәм мәдәният белән берләшкән зур татар гаиләсенең өлеше булуның никадәр мөһим икәнен тойдык.

Берничә көн дәвамында тулаем татар мәдәнияте дөньясында яшәдек, төрле мастер-классларда катнаштык. Регионнарны тәкъдир итү конкурсында Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге турында сөйләдек, проектларыбыз һәм инициативаларыбыз белән уртаклаштык. Бу – мәдәниятебезне урыннарда ничек саклавыбызны һәм үстерүебезне күрсәтү өчен бик яхшы ысул иде.

Форум тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы гына түгел, ә башка регионнардан актив яшьләр белән танышып-дуслашу урынына да әверелде.

Без илһам алып һәм якты тәэсирләр туплап кайттык. Татар мәдәнияте байлыгына кагылу мөмкинлеге һәм җылы кабул итүләре өчен форумны оештыручыларга зур рәхмәт.

Надия Сатдарова:

– Татар яшьләре көннәре – мин булган иң яхшы форумнарның берсе. Анда бик күп актив егет-кызлар белән таныштым, аларның проектлары һәм эшчәнлеге мине яңа казанышларга рухландырды.

Тулаем алганда, форум бары тик җылы тәэсирләр калдырды, чөнки программа бик бай һәм мавыктыргыч иде – шәп чаралар, кызыклы спикерлар, яңа танышулар.

Мин анда тагын бер тапкыр булырмын дип өметләнәм!

Равил Сәлахов:

– Әлеге форумда беренче тапкыр катнашуым булды. Саф татар телендә сөйләшүче шулкадәр яшьләрнең бер мәйданчыкка җыелуы – искиткеч күренеш. Форум дәвам иткән биш көн эчендә күп кенә яңа танышлар, дуслар таптым, алар белән киләчәктә дә аралашып торырбыз дип ышанам.

Программа төрле мастер-класслар һәм махсус дәресләр белән баетылган иде. Белем туплаудан тыш, күңел ачу чаралары да аз түгел иде.

Миңа форум бик ошады, мөмкинлек булса, аңа тагын бер тапкыр барып килер идем.

Динара Йосыпова:

– Татар яшьләре көннәре – ул Россиянең төрле төбәкләрендәге яшь татарларны берләштерүче зур гаилә. Минем өчен форумда катнашу татар халкы мәдәниятенә чуму гына түгел, ә төрле төбәкләрдән килгән актив, сәләтле яшьләр белән тәҗрибә уртаклашу, яңа кешеләр белән танышу, мавыктыргыч чараларга һәм лекцияләргә йөрү, мастер-классларда катнашу өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай ук үзеңне төрле өлкәләрдә – тарих өйрәнүдән һәм шәҗәрә төзүдән башлап, актерлык осталыгына һәм татар биюләренә кадәр сынап карау өчен дә бер дигән мәйданчык.

Форумны оештыручыларга һәм “Идел” яшьләр үзәге командасына зур рәхмәтемне җиткерәм. Татар яшьләре көннәре онытылмаслык!

Тимур АБЫЗОВ:

–  Мин беренче итеп Татар яшьләре көннәрендә катнашу мөмкинлеге биргәннәре өчен өлкә татар автономиясе җитәкчелегенә олы рәхмәт белдерәм.

Форум искиткеч, вакыйгаларга бай иде. Шушы берничә көн эчендә алган яңа белемнәребезне халкыбыз файдасына багышлаган иҗтимагый эшчәнлектә кулланырга тырышырбыз.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*