Якын көннәрдә “Туган як” газетасына нигез салучыларның берсе – фронтовик, педагог мәрхүм Әхәт ага Чарлаганов 15 майда үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үткән булыр иде, әмма сугыш утында кайнап, күп тапкырлар яраланган остазыбыз, кызганычка каршы, бу көннәргә чаклы яши алмады, 1993 елда якты дөньядан үтте.
Әхәт Үмәр улы Зур Рбишчаның 13 балалы зур гаиләсендә туа, кече яшьтән үк сәләтле, белемгә омтылучан бала булганга, башта уңышлы гына җирле мәктәпне тәмамлый, аннары Кочко Пожар педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштереп, Красный Остров мәктәбенә юллама белән китә. Анда ул Магфия исемле яшь укытучы белән таныша һәм бер елдан соң Кызыл армия сафларына алына, Монголия Республикасының Халхин-Гол елгасы буенда Япон гаскәрләренә каршы сугышта катнаша, парашютист-десантчылар мәктәбен тәмамлый.
Хәрби хезмәтен үтәп тә өлгерми, 1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышы башлана һәм Япон сугышында чыныккан авыл егете взвод командиры урынбасары дәрәҗәсендә илебезне фашистлардан азат итәргә китә. Ул анда рота старшинасы да, разведка взводы командиры буларак та туган илебез алдында изге бурычын үти, байтак кына орден һәм медальләргә лаек була.
Күпләгән бүләкләү кәгазьләренең берсендә : “30 июня 1944, следуя в инженерную разведку старшим группы в 4 человека встретился с окруженной группировкой немцев, смело принял бой, в котором уничтожили 15 и взяли в плен 22 немецких солдата. Лично т.Чарлаганов уничтожил 5 и взял в плен 5 фрицев. Продолжая выполнять задание, т.Чарлаганов со своей группой под сильным ружейно-пулеметным огнем противника обезвредил 96 мин разного типа и 3 фугаса, чем обеспечил проход наступающим частям. Достоин правительственной награды – ордена Отечественной войны 2 степени” – дип язылган. Әхәт ага күрсәткән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, икенче һәм өченче дәрәҗә “Дан” орденнары, “За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Әхәт абый Красный Остров мәктәбенә кайтып, анда бер ел балалар укыта, аннары берничә ел дәвамында Петрякстагы “Сталин байрагы” район газетасы редакторы булып эшли, шунда үзенең шигырьләрен дә бастыра башлый, “Совет мәктәбе” һәм ”Совет әдәбияты” журналларында да аның әсәрләре дөнья күрә.
Әхәт Үмәр улы туган авылына кайтып, башта Зур, аннары Кече Рбишча мәктәпләрендә озак еллар балаларга география фәнен укыта. Хәләл җефете Магфия апа белән алты балаларын яхшы тәрбия биреп үстерәләр, аларның бишесе әти-әниләре үрнәгендә педагог һөнәрен сайлый.
Үзем дә Әхәт аганың канаты астында белем алганга, аны бай тәҗрибәле һәм гадел педагог буларак яхшы хәтерлим. Үзе күпләп балалар һәм оныклар тәрбияләгәнгә, безне дә үз балалары төсле күрде, кайчакларында шаяртып та һәм шул ук вакытта таләпчән дә булып ала иде мәрхүм. Гомеренең соңгы елларында хөрмәтле педагог-ветеран балаларга белем бирү белән беррәттән, дусты һәм фикердәше Рифат Фатыйх улы Ибраһимов һәм тагын берничә чордашлары белән бергәләп төбәгебездә татар телендә газета булдыру инициативасы һәм аңа “Туган як” исемен бирү тәкъдиме белән чыга.
1990 елның декабрендә Рифат ага Ибраһимов редакторлыгында чыга башлаган газета битләрендә язма героем “Әхәт Чарлай” псевдонимы астында үзенең гомер дәверендә туплаган шигырьләрен дә бастырды. Аның кул астында белем алып, инде үзләре дә олыгайган авылдашлар еш кына Әхәт абыйны җылы сүзләр белән искә алалар, бүгенге заман укытучыларына аны якты үрнәк итеп куялар.
Ришат РАМАЗАНОВ
“Туган як” газетасы