tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды
Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Түбән Новгород өлкәсендә Идел буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Идел буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышында катнашты.

Чарада шулай ук Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев, Түбән Новгород шәһәре башлыгы урынбасары Ирина Кондырева, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айзат Мәхмүтов катнашты.

Катнашучылар Идел буе Сабан туен әзерләүнең оештыру-техник яклары турында турында фикерләштеләр. Түбән Новгород шәһәренең “Автозавод” мәдәният һәм ял паркында 2023 нче елның 8 нче июлендә I Идел буе Сабан туе узачак. Милли бәйрәмгә Идел буенда урнашкан һәм елгалары Иделгә кушылган 41 төбәктән 500 делегат киләчәк. Шулай ук Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе һәм Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы катнашуы да көтелә. Бәйрәмне оештыру өчен Татарстан Республикасыннан Түбән Кама районы беркетелгән.

Сабантуй программасына Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективларының концерт номерлары, “Көрәш” татар милли көрәше, спорт һәм балалар мәйданчыклары эше, “Осталар шәһәре” ярминкәсе һ. б. кертелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*