tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Милли көй” фестивале гөрләп узды
Түбән Новгород өлкәсендә “Милли көй” фестивале гөрләп узды

Түбән Новгород өлкәсендә “Милли көй” фестивале гөрләп узды

Катлаулы, бик күп югалтулы, шомлы, шулай да өмет тулы 2020 ел артта калды. Бернигə карамастан, шундый авыр шартларда да оешмабызныӊ милли-мəдəни автономия икəнен истə тотып, булдыра алганыбызны эшлəдек. Конкурсларныӊ ниндие генə узмады, календарьлар да чыгардык, кечкенə генə төркемнəр җыеп, җиӊүчелəрне дə бүлəклəдек. Əле ел азагында ике фестиваль дə уздыра алдык. Авыр булды, сүз дə юк. Əмма алар уза торган авырлыклар, ə менə Нижгар татарлары тормышында тирəн эз калдырганнарныӊ мəӊгелеккə китүлəре – иӊ авыры, ышанып булмастай зур югалтулар иде.

Шул көтелмəгəн кайгылар юбилейлы фестивалебезне Нижгар татарларыныӊ иҗтимагый тормышын торгызуда, аны үстерүдə, мəдəниятебезне, телебезне саклап калуда, гореф-гадəтлəребезне барлауда зур урын алган шəхеслəргə багышларга этəрде дə.

Һəм шулай итеп, өлкə татар автономиясе тарафыннан 19 мартта «Возвращение к истокам» проекты кысаларында өлкə “Милли көй” фестивале алда əйткəннəрне истə тотып, Тимерюлчылар мəдəният сараенда Түбəн Новгород өлкəсе хөкүмəте гранты ярдəмендə оештырылды. Аллаhы Тəгалəгə меӊ шөкер, исəннəр дə бар, əмма китүчелəр дə күп, кызганыч. Аеруча ел азагында бер-бер артлы Yмəр хəзрəт Идрисов, Рауза Усман кызы Хəйретдинова, Марат Кадыйр улы Юнисов кебек билгеле шəхеслəрнең китеп баруы бик күп нижгарлылар өчен башка сыймастай хəбəр булды. Аннан алдагы елларда Зөhрə апа Абдюханова, Рəшит həм Гөлнур Рəхимовлар, Рəхимə апа Данеева, Мансур абый Хафизов, Нуриман абый Мансуров, Рифат абый Ибраhимов, Рауф абый Абдуллин кебек шəхеслəр якташларын ятим итеп, мəңгелеккə китте. Ярый əле Нижгарда милли хəрəкəтне башлап җибəргəн Фəймə апа белəн Алимҗан абый Орловлар исəн, алар белəн бергə халыкка хезмəт итү дигəн авыр йөкне тарткан Булат абый Абдрахманов, Халидə апа Хөсəенова, Асият Шакиров, Сафа Царбаев кебек миллəтпəрвəр шəхеслəр исəн.  Сүз уӊаеннан, Сафа белəн Асият абыйлар ничə еллар инде татарлар өчен вакытларын да, сəламəтлеклəрен дə кызганмыйча, барча кушкан эшне булдырыйк дип, җиӊ сызганып эшлəүчелəр, 70 яшьлек юбилейларын билгелəп уздылар. Алдагы фестивальдə Халидə апага 80 яшьлек юбилее уңаеннан, ə егетлəргə бу фестивальдə бүлəклəр тапшырылды. Алар исеменə, гомумəн Нижгар иҗтимагый тормышыныӊ чишмə башында торган барча шəхеслəргə Диния нəзарəте рəисе, милли-мəдəни автономия рəисе урынбасары Гаяз хəзрəт Закиров бик матур, күӊелгə үтеп керердəй сүзлəр əйтте. Ə Мөнир хəзрəт Бəюсов арабыздан киткəннəргə багышлап, Коръəн сүрəсе укыды.

Бəлки бу фестивальнеӊ җитешмəгəн яклары да булгандыр, кытыршы яклары да җитəрлектер. Хəзер үзем язам, ə үзем аӊлыйм – кайбер кешелəрнеӊ исемнəре яӊгырамагандыр, Рифат həм Рауф абыйлар безнеӊ «Туган як» газетасыныӊ редакторлары, аны булдыру, хəзерге дəрəҗəгə җиткерү өчен бик күп көч куйган кешелəр бит алар. 30 ел дəвамында татарларныӊ рухи-мəдəни тормышын яктыртучы «Туган як» бит ул! Ə мин исемлекне язганда, фоторепортаж, презентация əзерлəгəндə аларны истəн чыгарганмын. Рəнҗемəсеннəр берүк, аларның да, бəлки исемнəре искə алынмаган башкаларның да рух-лары шат булсын. Əле аларга багышлап аерым мəкалəлəр язылыр, барысыныӊ да нижгарлылар өчен башкарган эшлəре бөртеклəп, матур итеп искə алыныр.

Ə бу исəннəргə дə, киткəннəргə дə багышланган фестивалебез, минемчə, матур узды. Соӊгы вакытта мəдəни чараларга йөрергə ярамаганга да, курыкканга да, бик аз булган тамашачылар да бусында шактый иде. Фойеда махсус эшлəнгəн фотостенд яныннан халык өзелмəде, həр фотода исəннəр белəн бергə бакыйлыкка күчкəн шəхеслəр… Моӊсу, аларныӊ арабызда юклыгын аӊлау авыр, күӊелне сагыш били. Тик барысы да тормышны ярата иде, безнеӊ татар моӊнарын, җырларын, биюлəрен үзлəре дə яратып башкара иде. Җыр-биюлəребезне, алар аша телебезне дə саклап калу өчен оешмалар да, фольклор төркемнəр дə булдырдылар алар, белгəннəрен өйрəтеп калдырырга тырыштылар. Шуларны истə тотып, концертыбыз да күӊелле, бер тында, ничектер аеруча җиӊел узды, җанга рəхəтлек бирде. Сəхнəдə алар башлаган эшне дəвəм итүчелəр дə, Нижгар ягыннан чыккан кунаклар да бар иде. Ике рус ансамбле яшьлəренеӊ татар биюлəрен яратып башкарулары да, Дзержинск яшьлəре həм Түбəн Новгород кызы Динара Юсипова биюлəре, аларныӊ өлкəнрəк яшьтəге апалары белəн бергə башкарган сəхнə күренеше дə концертка аерым бер ямь өстəде. Җитəкчелəре, тиктормас, бик иҗади җанлы, тынгы белмəс Зөhрə ханым Абдулина алар белəн həр фестивальгə яӊа күренеш əзерли. Янында өлкəннəрне генə түгел, яшьлəрне дə туплый алды бу ханым. Дзержинскта милли автономия җитəкчесе Рамил Əхмəт улы Надюков белəн мəдəни тормышны җанландырып җибəрделəр, татарларны мəдəни үзəктə төрле чараларга җыеп, гөрлəтеп яши алар хəзер.

Кочко-Пожардан җирле мəдəният йорты директоры Ибраhим Мусин җитəкчелегендə килгəн үзешчəн артистлар бик матур чыгыш ясадылар, аларны шəhəрнекелəр көтеп ала инде хəзер. «Заман яшьлəре» төркеме биюе дə, əтиле-уллы Азат һəм Марат Җиhаншиннарныӊ баянда өздереп уйнаулары да халыкка бик ошый. Ə Карина Клемен-тьева?! Татарлардан да уздырып, тəмен белеп татар халык җыры «Олы юлныӊ тузаны»н ничек башкара ул?! Зур рəхмəт аларга, беркайчан да авырсынмыйлар, ерак юлны якын итеп, безнеӊ чараларны бизилəр. Җитəкчелəре Ибраһим Əхмəт улы турында да җылы сүзлəр генə телгə килə, ничек якын итеп, яратып, кайгыртып сөйли ул үзенеӊ артистлары турында.

Рауза Усман кызы «Туган як» оешмасы каршында булдырган «Мирас» ансамбле дə, аныӊ рухына багышлап, Марат Кадыйр улын да рəхмəт белəн искə алып, үзлəре бер кечкенə концерт ясадылар. Зифа həм Венера Исаеваларга моныӊ өчен аерым рəхмəт!

Тагын бер талантлы кызыбыз, Татар Моклокасыннан Зөлфия Булатова да безнеӊ фестивалебез лауреаты. Бик матур, үзенчəлекле тавышы белəн кабат таӊ калдырды ул безне. Ə инде бу юлы махсус кунаклар буларак Казан артистлары түгел, чыгышлары белəн шулай ук Спас районыннан булган Мəскəү егетлəре, күп фестивальлəр лау-реатлары Зиннур Аляутдинов белəн Ринат Каюмов чакырылган иде. Алар инде, чын мəгънəсендə, концертыбызныӊ бизəге иде, чын артистлар, булдырдылар!

Концертныӊ беренче өлешен кайчандыр «Туган як» каршында Зөhрə апа Абдюханова оештырган, инде профессиональ дəрəҗəгə ирешкəн «Туган як моӊнары» ансамбле Марат Кадыйр улы Юнисовныӊ үзе баянда уйнап, яратып башкара торган «Ай, былбылым» җыры белəн тəмамлады. Аларга кушылып, фестивальнеӊ барча катнашучылары, тамашачылар да бу халык җырын башкарганда безнеӊ чарада телгə алынган күренекле шəхеслəрне искə алганнардыр дип уйлыйбыз.

II бүлек, гадəткə кергəнчə, нижгарлыларныӊ яраткан «Туган як моӊнары» артистларыныӊ искиткеч чыгышлары белəн дəвам итте. Аларныӊ концерты да, гомумəн, бар программабыз да халыкка чын бəйрəм булды.

Минем, бу фестивальне 10 ел дəвамында оештыручы буларак, быел максатым нəкъ шул алда əйтелгəннəр иде. Халык əйткəнчə, үлгəннəрнеӊ каберен, исəннəрнеӊ кадерен белеп яшəргə, аларныӊ Нижгар татарлары өчен башкарган гамəллəренеӊ зурлыгын аӊлап, алар бөртеклəп булдырганны, торгызганны сакларга тырышырга өндəү иде. Кулымнан килгəнне эшлəдем, Аллаһыга шөкер. Алдагы елларда да бу эш дəвам итсə, кайчан да булса безне дə истə тотучы, безнеӊ рухка да дога кылучылар булса иде, дип өметлəнəм.

Ə 10 ел элек, беренче фестивальне оештырганда, күз алдында тоткан максатым – авыл үзешчəннəрен, гади авыл кешелəрен зур сəхнəгə мендерү иде. Аларга үзара кайнашып кына түгел, ə бер-берсе белəн аралашып, тəҗрибə уртаклашу həм үрнəк алу, сəлəтлəрен зур шəhəр сəхнəсендə дə күрсəтə алу мөмкинлеге бирү иде. Кем эшлəми, шул гына хаталанмый, хаталарым күп булгандыр, канəгатьсез калганнар да бардыр. Шулай да, бик күп кешелəр ярдəмендə, аларныӊ хуплауларын тоеп, янымда həрчак волонтер яшьлəрнеӊ күп булуы, хөкүмəт грантларын кулланып, җитəкчелəремнеӊ барча проектларымны тормышка ашырырга беркайчан да каршы килмəүлəре бу максатка ирешергə мөмкинлек бирде дип уйлыйм. Рəхмəт сезгə – янымда булганнарга, булышканнарга да, кайчак аяк чалганнарга да, бернигə карамастан җыр-моӊ таратучыларга, үзешчəн сəнгатьне алга сөрүчелəргə, безнеӊ чараларга йөрүчелəргə дə! Сез мине, кайчандыр 25 ел элек сезнеӊ төбəккə килеп урнашкан Казан кызын, акрынлап булса да, үз иттегез. Ə мин, үз чиратымда, беренче көннəн үк Нижгарда татар телен, мəдəниятен сакларга, кайчандыр Дамир хəзрəт Мөхетдинов əйткəнчə, «авылларны кузгатырга» бар көчемне куйдым. Югалмасын иде татар теле, туган телдə сөйлəшүче балалар булсын, сəхнəлəрдəн татар җыры яӊгырасын, фольклор төркемнəр йолаларга югалырга бирмəсен иде.

Бу фестиваль артта калды, ə алда əле тагын да уздырасы чаралар бар. Барыбызныӊ да аларны оештырырга, катнашырга сəламəтлеге, мөмкинлеге, телəге булсын иде. Күрешик, аралашыйк, тəҗрибə уртаклашыйк, дус-тату яшик инде, ниhаять!

Зилə АХМАДУЛЛИНА,

өлкə татар милли-мəдəни автономиясе хезмəткəре.

Түбəн Новгород.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*