Җир йөзендә, кешелекнең барча милләтләре йолдызлыгында бер энҗе бар – ул татар кызы. Нәкъ менә шул энҗенең – татар кызларының зәвыклыгын, матурлыгын, сабырлыгын, уңганлыгын үз эченә сыйдырып, 3 март көнне Уразавыл мәдәният йортында I өлкә “НижгарСылу” бәйгесе киң колач җәйде.
Татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган кызларыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү, милли йөзен саклап калу, телебезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кайтару максаты белән оештырылган шушы яшьлек, гүзәллек һәм сөйкемлелек бәйрәмен гамәлгә куючылар – өлкә татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе һәм Нижгар татарлары конгрессы.
Чараны матур итеп өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Кызыл Октябрь муниципаль округы администрациясе, мәдәният һәм мәгариф комитетлары, Уразавыл мәдәният йорты хезмәткәрләре булышлыгында оештырды. Мәгълүмати ярдәмне өлкә “Туган як” һәм милли округның “Сельские вести/Авылым хәбәрләре” газеталары күрсәтте.
Ачу мизгеле
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә туры китереп оештырылган “НижгарСылу” бәйгесе милли округның мәдәният системасы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур тамаша белән башланып китте. Танылган җырчы, Рбишча егете Илдус Харрясов мөлаем затлар хөрмәтенә үз репертуарыннан берничә җыр башкарганнан соң, чарага старт бирелде һәм сәламләү сүзе белән сәхнәгә округның җирле үзидарә башлыгы Ринат Җәләлов менде. Ул, беренче итеп, барча хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән тәбрикләде, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук Кызыл Октябрь халкының “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акциясенә кушылып, махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү максаты һәм уртак көч белән кайгыртылган кирәк-яракларны урынына кадәр шәхсән үзе җитәкләп баруына кыскача тукталып үтте. Хәрбиләрнең шушы ярдәмне шатланып кабул итүләрен, олы рәхмәтле булуларын һәм Җиңү белән кайтырга өметләнүләрен белдерде.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов беренче “НижгарСылу” конкурсының нәкъ менә милли округ җирлегендә, кунакчыл Уразавыл мәдәният йортында узуына аеруча шат икәнен белдерде, бәйгенең озын гомерле булуын теләде. Анардан соң сүз тоткан өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, үз чиратында, барча кунакларны, тамашачыларны, бәйге катнашучыларын сәламләп, “НижгарСылу” конкурсының бүгенге буын яшьләренә мәдәни хәзинәләребез ярдәмендә зәвыклы тәрбия бирүдә мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте. Форсаттан файдаланып, Кызыл Октябрь округы мәдәният комитеты җитәкчесе Әлфия Сәлахованы, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллинаны һәм җырчы Илдус Харрясовны өлкә мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук үз котлау-теләкләрен Спас округының депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов белән Пильна җирлеге татарларының “Нур” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надирә ханым Абдулганиева да ирештерде.
Алып баручы вазифаларын үтәү Уразавыл балалар бакчасы мөдире Гөлнара Нәвретдинова белән Пашат мәдәният йорты методисты Гүзәл Алиякберовага йөкләнгән иде.
Конкурсант кызлар
Татар кызы – милләтнең киләчәге, шу- ңа күрә дә ул тырыш, акыллы, нурлы, матур, сәләтле, уңган һәм җитез булырга тиеш. Бу көнне сәхнә түренә күтәрелгән Кызыл Октябрь, Сергач, Пильна, Спас округлары, Дзержинск һәм Түбән Новгород шәһәрләреннән булган берсеннән-берсе сылу, зифа буйлы тугыз кызның һәркайсына югарыдагы сыйфатлар хас иде. Чараны алар Кочко-Пожар мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән эшләнгән гомуми чыгыш белән башлап җибәрде. Менә кайда ул матурлык, грация, назлылык һәм тыйнаклылык! Һәр сылуның милли киемнәрдән булуы бу чыгышка аерым ямь өстәде.
Милли округ данын өч катнашучы – Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбенең 9 һәм 10 класс укучылары Элнара Абдрәхимова белән Карина Закирова һәм Уразавыл уку үзәге студенты, Куйсуы кызы Айгөл Үмәрова яклады. Сергач округыннан сәхнәгә Кочко-Пожар кызы, Түбән Новгород дәүләт су транспорты университетының 1 курс студенты Алинә Шаипова чыкты. Спас округыннан Татар Моклокасының 11 класс укучысы Илнара Хөсәинова катнашты. Конкурсның иң яшь катнашучыларының берсе – Пильна округы Сафаҗай мәктәбенең 9 класс укучысы Алия Хәлилуллина иде, аның якташы, Петрякс мәктәбенең 10 класс укучысы Алсу Бәширова да бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.
Дзержинск шәһәре данын 20 номерлы мәктәпнең 10 класс укучысы Диляра Фаттахова якласа, өлкә үзәгеннән төзелеш колледжы студенты Лиана Абдуллина катнашты.
Компетентлы жюри
Кызларның һәр чыгышына, сәхнәдә үз- үзен тотышына бәя биргән жюри составында Кызыл Октябрь округының мәгариф һәм яшьләр эше комитеты рәисе Рауф Ваһапов (жюри рәисе), Спас округы вәкиле, сугыш хәрәкәтләре ветераны, күп санлы гуманитар ярдәм оештыручы, өлкә “Туган як” газетасы гамәлгә куйган “Ел кешесе-2022” исеме иясе, илебез президентының “Команда Путина” премиясе лауреаты Таһир Мөхәммәтов, Пильна округы вәкиле, өлкә татар автономиясе һәм “Ак калфак” оешмасы активисты, журналист, эшмәкәр, “Медлэнд” клиникасы директоры, иҗади җанлы, күпкырлы шәхес Зөлфия Сәмиуллина, Сергач округының мәдәният үзәге хезмәткәре, дүртенче “Нижгарбикә” конкурсы җиңүчесе Галия Гришина, өлкә татар автономиясе партнеры, киң күңелле эшмәкәр, “Мельница” пекарнялар челтәрен булдыручы Дамир Юсипов эшләде.
Исәп-хисапны җирле мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Сылу Насыйбуллина һәм Йолдыз Әхмәтҗанова алып барды.
Бәйге биремнәре
Ниһаять, ярышларга старт бирелде. Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ача барды. Биремнәрнең беренчесе «Татарлыгым – горурлыгым» дип исемләнгән “Визит карточкасы” иде. Кызлар җыр һәм шигъри формада, булышу төркемнәре ярдәмендә үзләре белән оригиналь итеп таныштырды, күңелләренә ләззәт бирүче шөгыльләре, нинди уңышларга ирешкәннәре һәм нәрсә турында хыялланганнары – барын да бәян итте. Замана технологияләре ярдәме белән тамашачылар аларны ишетеп кенә түгел, экрандагы видеоларны карап та, туган якларына “барып”, якын кешеләре белән “танышып”, кызларның үзенчәлекләре турында белде.
Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, катнашучы кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышын, костюмнарын, туган телне, үз төбәгенең тарихын, мөһим вакыйгаларын, шәхесләрен белүләрен исәпкә алып, оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде.
Икенче бирем “БеZ сеZнең белән” дип билгеләнгән иде. Ул бүгенге көндә Украина җирендә барган махсус хәрби операцияне исәпкә алып оештырылды. Конкурсант кызлар хәрбиләр өчен үзкуллап эшләгән әйберләрен: чигелгән яулыкларын, бәйләгән оекбаш-бияләйләрен, шапка-шарфларын, окоп шәмнәрен, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре язылган открыткаларын тәкъдим итте. Үз чыгышларын алар үзәкне өзәрди шигъри юллар, җылы сүзләре белән бизәгән иде. Ә шушы теманы яктыртып әзерләнгән видеопрезентацияләр барганда залда утыручылар күз яшьләрен тыя алмады.
Кызлар әзерләгән әйберләр хәрбиләргә туган яктан җылы сәлам булып барып ирешер һәм аларның җиңүгә керткән кечкенә генә өлеше булыр.
Иҗади конкурс биреме бәйгенең иң матур һәм күңелле өлеше иде. Сәхнәдә чын бәйрәм хөкем сөрде. Мәсәлән, Элнара булышу төркеме белән татар халык көйләрен яңгыратып, “Килен төшерү” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте, типтереп биеп тә алды. Айгөл “Әпипә” көе астына матур бию күрсәтте. Алинә иҗади чыгышы өчен заманчалаштырылган “Күбәләк” биюен сайлаган иде һәм булышу төркеме белән аны бик матур башкарды. Лиана дусты Камилә Абрагимова ярдәмендә татар халык биюен тәкъдим итте. Илнара туганы Гүзәл Кукаева белән “Якын дус берәү генә” җырын сузып, күңелләрне җәлеп итте. Диляраның барлык әниләргә багышлап башкарган “Әнием күзләре” композициясе кемне дә битараф калдырмады. Карина “Ай, былбылым” татар халык җырын матур итеп башкарды, ә янында былбыл кебек биеп-очып йөргән сеңлесе Азалия аның чыгышына аерым ямь өстәде. Алия белән Алсу үз иҗади номерларын күрсәткәндә, сәхнәдә чын тамаша булды. Ник дисәгез, икесе дә булышу төркемнәре ярдәмендә халкыбызның онытылып барган “Аулак өй” һәм “Кагырчын сыдыру” йолаларын тәкъдим итте. Зал тутырып килгән тамашачы дәртле биюләргә, моңлы җырларга, үзәк өзгеч шигырьләргә алкышларын бер минутка да тындырмады.
Иң тәмлесе булган “Хуҗабикә” биремендә дә кызлар сынатмады – берсеннән-берсе тәмле, зур осталык белән әзерләгән милли ризыклар алып килеп, яшь булуларына карамастан, татар хатын-кызларының аш-суга уңганлыклары белән дан тоту төшенчәсен раслады.
Элнараның кыстыбые, Айгөлнең чәкчәге, Алинә белән Лиананың гөбәдияләре, Илнараның эремчек кәкәше, Алсуның өчпочмагы, Карина белән Алиянең күптер-мәләре, Диләрәнең коймагы һәм кош теле, алма, чикләвек һәм карлыган бәлешләре – барысы да жюри тарафыннан югары бәяләнде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсант кызлар әзерләп китергән милли ризыклар бәйгедән соң, өлкә татар автономиясе әгъзалары тырышлыгы белән махсус хәрби операциядә яраланып, бүгенге көндә Мулино хәрби шәһәрчеге госпитальләрендә дәваланучы солдатларга тапшырылды.
Соңгы, бишенче бирем вакытында сәхнәдә чын-чынлап яшьлек һәм матурлык тантана итте – “Нижгарсылу” катнашучылары үз образларында милли кием элементларын чагылдырып, шулай ук Кочко-Пожар мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәмендә әзерләнгән күмәк дефиле тәкъдим итте.
Музыкаль тәнәфес
Бәйгеләр арасында ясалган музыкаль тәнәфесләр вакытында җирле мәдәният йорты үзешчәннәре Рәмис Абдулкаюмов, Илдус Харрясов һәм Марат Хөсәиновның чыгышлары кичәгә аерым ямь өстәде, якынлашып килүче 8 Март бәйрәме уңаеннан залда утыручы ханымнарга матур бүләк булды.
Нәтиҗәләр
Өч сәгатьтән артык барган яшьлек һәм матурлык бәйрәме сизелми дә үтеп китте. Бәйге буена кызлар үзләренең туган телләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен, уңган-булганлыкларын раслады. Шуңа да жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләве бер генә дә җиңел булмады, чөнки кызларның һәрбересе “НижгарСылу” исемен йөртүгә лаек иде. Конкурсантларның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Жюри карары нигезендә “Яшь хуҗабикә” дип Элнара Абдрәхимова табылды. “Тел остасы” номинациясендә Айгөл Үмәрова җиңеп чыкты. “Иң сәләтле кыз” дип Лиана Абдуллина, “Иң ягымлы кыз” дип Диляра Фәттахова билгеләнде. “Иң зирәк кыз” исеме Карина Закировага, “Иң уңган кыз” исеме Алсу Башировага бирелде. “Тамашачылар симпатиясе”нә берьюлы ике кыз – Алина Шаипова белән Илнара Хөсәинова лаек дип табылды. Чынбарлыкта, бу көнне Алина белән Илнарага тамашачылар залыннан алкышларның иң кайнарлары яңгырады. Ә Нижгарның иң гүзәл кызы – I өлкә “НижгарСылу” бәйгесе җиңүчесе дип Алия Хәлилуллина игълан ителде. Аңа җиңүче бүләген милли округ башлыгы Ринат Равил улы тапшырса, Зилә һәм Гөлнара ханымнар өлкә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасыннан Алиягә чигүле калфак һәм милли курчак, барча конкурсантларга милли орнаментлар төшерелгән палантиннар бүләк итте. Кызлар барысы да региональ татар автономиясе, Нижгар татарлары конгрессы, “Нур” оешмасы тарафыннан истәлекле бүләкләргә, “Медлэнд” клиникасы сертификатларына ия булды. Шулай ук аларга Кочко-Пожарның уңышлы эшмәкәре, Сергачтагы “Континент” сәүдә үзәге директоры Фаил Хәмзин исеменнән чәчәк бәйләмнәре, ә семочкилы эшмәкәр, ООО “Универсал” төзү компаниясе директоры Равил Садеков тарафыннан кайгыртылган танылган язучы Зифа Кадырованың китаплары тапшырылды.
Конкурс тәмамланды. Кайбер аңлашыл-маучанлыклар килеп чыгуга карамастан, беренче «НижгарСылу» бәйгесен төерле узды дип әйтеп булмый. Зур көч һәм хезмәт куелганы сизелеп торды. Ә оештыручылар барлык тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алып, киләсе бәйгеләрне тагын да югарырак дәрәҗәдә оештырырлар, әлбәттә.
Ә без ихлас күңелдән беренче «НижгарСылу» исемен яулаган Сафаҗай кызы Алияне һәм барлык катнашучыларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, киләчәктә дә шундый ук гүзәл, сылу, акыллы булып калуларын телибез!
Румия ХАМЗИНА.
Илнар Садеков фотолары
“Туган як” газетасы