tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Сабантуйлар Ишавылдан башланды
Түбән Новгород өлкәсендә Сабантуйлар Ишавылдан башланды

Түбән Новгород өлкәсендә Сабантуйлар Ишавылдан башланды

Гасырлардан килүче, безне милләт буларак саклап калган, дөньяга таныткан милли бәйрәмебез сабантуйны кем генә сагынып көтеп алмый икән?! Ул – көнне төнгә ялгап, тир түгеп, басу-кырларда, фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, данлау да, туганнар, дуслар, классташлар белән очрашу, яшь парларны кавыштыру урыны да, бәйгеләрдә иң-иңнәрне барлый торган күңелле, мавыктыргыч бәйрәмебез! Бары Сабантуй гына җанны кинәндерә, күңелләргә шатлык-сөенеч бирә, милли традицияләрне буыннан-буынга тапшыра.

Гадәттәгечә, ел саен беренчеләрдән булып милли бәйрәмебезне спаслылар оештыра. Агымдагы ел сабантуйларына да стартны кабат алар бирде – 8 июнь көнне Ишавылда беренче Сабантуй гөрләде. Матур итеп бизәлгән мәйдан, бар яктан яңгыраган татар көйләре, телеңне йотарлык кызган ит исе – болар барысы да төштән алып олысын-кечесен мәйданга дәште. Аллаһы Тәгалә көнен дә жәлләмәдә – кояш нурларын мул сипте, күк йөзе иртәдән чалт аяз, һава эссе иде.

Билгеләнгән вакытка бәйрәмчә матур бизәлгән мәйдан ишавыллылар, спаслылар, төрле авыллардан килгән кунаклар белән тула башлады. Аларны дәртле җырлары һәм матур чыгышлары белән күпләргә яхшы таныш булган өлкә “Туган як моңнары” ансамбле каршы алды.

Әйе, “Бәйрәм яме – кунак белән”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ишавыллыларны яратып, хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклар шактый иде – өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Спас округы депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов, җирле үзидарә башлыгы урынбасары Салех Кинзябаев, региональ татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, Бозлау территориаль бүлек җитәкчесе Али Аймасов халыкны бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. «Башкарган эш-гамәлләребезнең уңышларына сөенеп, сабантуйны бәйрәм итәбез. Элек-электән милли бәйрәмебезне уздырганда мәйдан түрендә игенче хөрмәтләнгән – бу матур традиция бүгенгәчә саклана. Без авыл хезмәтчәннәре алдында баш иеп, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Бәйрәмебез котлы булсын, сабантуйның матур йолалары буыннардан-буыннарга тапшырылсын, сәламәт булып, киләсе елда да милли бәйрәмебезне бергәләп каршы алырга язсын!» – дип сәламләде халыкны Гаяз хәзрәт милли бәйрәмгә хәер-фатихасын биреп. Форсаттан файдаланып, ул Россия һәм төбәк мөселманнары Диния нәзарәтләре исеменнән милли- мәдәниятебезне, динебезне, телебезне саклап калуга зур өлеш кертүчеләрне, сабан туен уздыруда зур тырышлык һәм финанс булышлык күрсәтүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук, матур традиция буенча, бу көнне авылның якынча ике дистә сугыш чоры баласына һәм парлы булып озак гомер итүче гаиләләргә нәзарәт исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сабантуй – татар халык уеннары, җыр-бию, гармун моңы ул, ә биредә болар барысы да җитәрлек иде. Танылган якташларыбыз Дамир Фәйсханов, Алсу һәм Ләйсән Латыповалар, Марат Муллин, Рәмис Мусин катнашында узган концерт программасы яше-картын таңга кадәр биетте. Ишавыллыларга һәм барча Сабантуй кунакларына бүләк итеп чыгыш ясаган күрше Тукай һәм Татар Моклокасы һәвәскәрләренең музыкаль номерлары һәркемнең күңеленә хуш килде, бәйрәм кәефе өстәде. «Берсеннән-берсе матур җырларга, дәртле биюләргә, гармун моңнарына кушылып биисе-җырлыйсы килә. Бигрәк сагындырган Сабан туе!» – диделәр бәйрәмне тамаша кылучылар.

Концерт номерлары белән алмашынып барган милли уеннар да кемне дә битараф калдырмады – капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату һәм башкалары кызганнан-кыза барды, катнашырга теләүчеләр артты. Бала-чагадан гайре, олы яшьтәге агайлар һәм алмайлар да аларда бик теләп катнашты һәм бүләкләр алды.

Сабантуйның күрке булган милли көрәш өч үлчәмдә үтәр дип билгеләнгән булса да, бу көнне мәрәдә кечкенәләрдән алып зурларга кадәр бил алыштылар.

Иң нәниләрдән сафаҗайлы Ранис Иматов (25 кг) җиңеп чыкты, суыксулы Мурат Абидуллин 35 һәм 40 кг үлчәмнәрдә беренче булды. Аның авылдашы Ринат Алимов 45 һәм 50 кг үлчәмнәрдә беренчелекне алды.

Буй җиткән егетләр арасында көрәш, билгеле, аеруча кызу барды, беркем дә беренчелекне бирергә ашыкмады. Нәтиҗәдә, беренче урыннарны сафаҗайлылар Булат Фәйзрахманов (60 кг) һәм Наил Абдулбяров (70 кг), кочкопожарлы Рушан Жиһаншин (65 кг), бозлау- лы Рәмис Мөхәммәдиаров (75 кг) алды.

Абсолют авырлыкта Сафаҗай егете Ришат Сабитов агымдагы елда беренче Сабантуйның беренче чемпионы булды. Аның авылдашы Иршат Нуриманов бу үлчәмдә икенче, ә кечербишчалы Илдус Сабиров өченче калды. Барча көрәшчеләр оештыручылар тарафыннан грамота, медаль, акчалата бүләкләнде. Ә батырга төп бүләк – кучкар тапшырылды.

Володар районы Красная Горка бистәсе тарихында моннан ике ел элек булып үткән беренче сабан туе чемпионы һәм биредә дә абсолют батыр исемен яулаган Ришат Сабитовны матур көрәш күрсәткәне өчен җәмәгать эшлеклесе Мостафа хаҗи Фатыхов махсус бүләкләде, ә Спас округы администрациясе бүләге Иршат Нуримановка тапшырылды.

Бүләкләүләр дигәннән, төбәгебездә агымдагы елның беренче сабан туенда алар бик күп булды һәм шулар арасында гадәти булмаган, үзенчәлекле, аерым игътибарга лаек булганы да бар иде. Мәсәлән, элекке елларда сабантуй мәрәләрендә дан тоткан һәм чыгышлары белән Бозлау территориаль бүлегенә кергән авыллардан булган агайларны билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ирфан Шаипов Рәхмәт хатлары белән һәм акчалата бүләкләде. Бу хөрмәткә Тукайдан Үмәр хәзрәт Мустафин, Бозлаудан Әнвәр ага Садеков һәм Ишавылдан беренче Горький Сабан туеның беренче чемпионы Нәим абый Ислямов лаек булды.

Ишавыл җирендә узган беренче Сабантуй әнә шулай, иртәдән кичкә кадәр күтәренке рухта дәвам итте. Киләселәрендә тагын очрашырга насыйп булсын дип, таралышты халык. Ә алар: 29 июнь – Татар Моклокасы һәм Уразавыл; 6 июль – Суыксу, Дзержинск һәм Ыргу; 13 июль – Кочко-Пожар; 14 июль – Мәдәнә; 20 июль – Иске Мочали; 21 июль – Пашат, 27 июль – Түбән Новгородта узачак.

Килми калмагыз!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*