tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә тарихчылар җыелды
Түбән Новгород өлкәсендә тарихчылар җыелды

Түбән Новгород өлкәсендә тарихчылар җыелды

7 ноябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессының  краеведлар эше буенча коми­тет җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы, Татарстанның төбәк “Татар краеведлары оешмасы” рәисе һәм атказанган фән эшлекле­се, академик һәм профессор, “Ту­ган җир” журналының баш редак­тор урынбасары Альберт әфәнде Борһанов җитәкчелегендә бер төркем туган якны өйрәнүчеләр десан­ты безнең Кызыл Октябрь белән Сергач җирлекләрендә булып кайтты.

Кунакларны каршы алу Харис хаҗи өстендә булса, бу чара­ны оештыру, аның программасын төзү һәм төбәгебездә алар өчен юл картасын булдыру хәстәрен Фәрит Летфуллович башкарган.

Экскурсия

Татарстаннан һәм Пенза, Ярос­лавль, Кемерово өлкәләреннән килгән 8 кешелек кунаклар де­легациясе беренче тукталышны Уразавылның “Патриот” паркын­да ясады. Аларны һәм оешты­ручыларны биредә Кызыл Октябрь округының җирле үзидарә башлыгы Ринат Җәләлов, Уразавыл музее директоры Рамил Сафин һәм парк директоры Рәшит Хәсәнов каршы алды. Ринат Равил улы күбрәк бу җирлекнең үзенчәлекләре, каза­нышлары, авыл хуҗалыгындагы уңышлары турында сөйләде, төп байлыгы булган эшчән халкын югары бәяләде.

Уразавылны читләтеп уза тор­ган юлдан кереп китеп, кунаклар җентекләп парк һәм аның мәйданчыклары, экспонатлары, Геройлар аллеясы белән таныш­ты. Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичев һәйкәлләренә чәчәкләр салды, шунда истәлеккә фотога төште.

Парктан музейга барышлый Альберт Әхмәтҗан улыннан бу чараның максаты турында сора­дык, төбәгебез, халкыбыз хакын­да беренче хис-тойгылары белән уртаклашуын үтендек.

– Беренче максат – сезнең төбәктә краеведлар эшен активлаштырыр­га һәм бергә эшләргә, чөнки безнең планнар бик күп. Аллаһ бирсә, киләсе елга сезнең Түбән Новгородта Идел буе Сабан туе була. Аның кы­саларында Нижгар төбәгенең һәм Ока белән Сура елгалары арасын­да яшәгән татарларның тарихын өйрәнү буенча бүген кечкенә генә конференция үткәрәчәкбез, ул түгәрәк өстәл форматында узар дип уйлыйм.

Әйткәнемчә, безнең алда план­нар бик зур. Татар краен өйрәнү бу­енча Бөтенроссия форумнарының соңгыларында сезнең егетләр үҗәтлек һәм активлык күрсәтте. Алар арасында – Фәрит әфәнде, Харис хаҗи һәм Харис хәзрәт. Кичә шул хакта һәм якын киләчәктәге планнарыбыз турында сезнең Сергач Татар радиосына интервью бирдем.

Гомумән, без бүген ике юнәлештә эшлибез. Беренчесе – Россиядә булган бөтен татар авылларының тарихын язу һәм аларның бүгенге көнен, перспективасын өйрәнү. Икенчесе – бөек шәхесләрне күтәрү. Ә бездә алар бик күп. Милләтнең бөеклеге аның чал тарихыннан һәм күренекле шәхесләреннән беленә.

Соңгы форумнарыбызны Себер, Урал якларында уздырган булсак, киләсен икегә бүлеп оештырырга планлаштырабыз: Нижгар белән Мордовия төбәгеннән башлап, Әстерхан өлкәсендә йомгакларга исәп.

2023 елга менә шундый планнар безнең һәм ул чараларда сезнең делегацияне зуррак итәргә тыры­шырбыз, чөнки Нижгар өлкәсендә татарлар бик актив, шуңа аларны бераз тартырга кирәк.

Ә бүгенге сәфәрәбезнең төп максаты – Нижгар төбәге белән танышу, – дип аңлатты Альберт Әхмәтҗан улы.

Моннан берничә ел элек шул ук егетләр инициативасы белән һәм танышу максатында безнең якка БТК каршында татар эшмәкәрләре белән эшләүче ко­митет рәисе Фәрит әфәнде Ураз­аев килгән иде. Ул чакта Фәрит Язкарович та, бүген Альберт Әхмәтҗанович та безнең төзек авылларга, эшчән халкына, ку­накчыл милләтпәрвәрләренә һәм җәмәгатьчелек белән хакимиятнең эшлекле мөнәсәбәтенә сокланып куйдылар.

Уразавыл музеендагы тарихи экспонатлар белән аның дирек­торы таныштырды, һәр нәрсәнең язмышын ачыклап бир­де, кулланышы турында сөйләде. Ике ел эчендә биредә 800дән артык экспонат тупланган. Борынгы әйберләрнең шактый күп булуы ку­накларга нык ошады.

Шулай ук аларны Мәдәнә мәчете, андагы Нижгар татарлары му­зее белән дә таныштырдылар. Краеведлар җитәкчесе Альберт әфәнденең: “Милләтнең бөеклеге аның шәхесләреннән беленә”, – дигән сүзләренә таянып, Ураз­авыл музеена чүмбәлиле Вәдүт ага Шиапов һәм Мәдәнә музеена сафаҗайлы Фәрит абый Беля­ев исемнәрен бирү дөрес булыр иде. Безгә калса, алар икесе дә моңа лаек, чөнки Уразавыл музее нигезенә мәрхүм Вәдүт аганың күпьеллык фидакарь хезмәт нәтиҗәсе җимешләре ятты, ә мәрхүм Фәрит абыйның заманча оештырган күпкырлы һәм тирән эчтәлекле музей комплексы зур шәһәрнекеләргә тиң иде…

Суыксуда Бөек Ватан сугышчы­ларына яңадан төзелгән уникаль һәйкәл, аны төзетүче Равил ага Калимуллин белән читтән торып таныштылар. Ә бу обелискның уникальлеге шунда ки, яу кырында ятып калганнар белән беррәттән эзсез югалганнарның да исем­леге анда беркетелгән. Суыксу мәчетендә сакланачак зур тарихи Коръән китабы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Ул да Равил аганың туган авылына үзенчәлекле бүләге. Зур Рбишчада мәктәп тә, ике мәчет тә краеведларда тирән һәм уңай тәэсирләр тудырды.

Семочкида Бөек Ватан сугышы герое Садек Абельханов һәйкәлен карадылар, Пар елгасы Пьяна­га суын койган төштә Рамил Аб­дулбариевич 1377 елдагы канлы бәрелеш турында бәян итте. Па­шат белән Семочки арасындагы Шәһитләр мемориалының тарихы белән нык кызыксындылар кунаклар.

Түгәрәк өстәл

Төштән соң регионара тарихи вә крайны өйрәнү конференция­се катнашучыларын Сергач окру­гы администрациясендә җирле депутатлар советы рәисе Равил Мангушев каршылады һәм җылы сәламләде. Шулай ук Кызыл Октябрь округы башлыгы урынбасары Ра­фаэль Ильясов та түгәрәк өстәл эшендә катнашучыларга уңышлар теләде.

Хакимият органнарының иҗтимагый милли хәрәкәтне хуплау­лары һәм аңа булышлык һәм теләктәшлек күрсәтүе олы игъти­барга лаек.

“Нижгар регионы һәм Ока белән Сура елгалары арасы татарлары: тарихы һәм бүгенгесе” исемле те­мага багышланган түгәрәк өстәлне Альберт әфәнде башлап җибәрде, краеведларның узган Бөтенроссия форумнары турында презентация күрсәтте, крайны өйрәнүчеләрнең эшчәнлеге чал тарихны ачыклау­да һәм барлауда зур роль уйный, диде.

Пенза татарлары автономиясе рәисенең уку-укыту буенча урын­басары, депутат, тарих укытучы­сы һәм эзлекле рәвештә крайны өйрәнүче Гөлназ Абдуллина үз төбәк татарлары тарихы турында 10 томнан торачак китаплар серия­се бастырып чыгарулары турында сөйләде. Хәер, аның яртысы дөнья да күргән инде.

Кузбасстагы татар краеведла­ры җәмгыяте рәисе, Новокузнецк шәһәренең “Чулпан” мәчете има­мы Әнвәр хәзрәт Аширов “Кенәз-морза Мангушевларның Россия дәүләтчелеге төзелешендәге роле” дигән темага чыгыш яса­ды, аларның Нижгар халык ополчениесендә катнашуларын раслады һәм Равил Салиховичның да фамилиясе аның геройлары­ныкы белән тәңгәл килгәнгә, бик сөенде, гаҗәп күренеш, Мангушев­лар нәселе сезнең якларда да бар икән дип, хәйран калып куанды һәм Сергач депутатлары советы рәисен ихластан эксклюзив китап белән бүләкләде.

“Китап чыгарыр өчен язучы да, журналист та булу мөһим түгел, ә архивларда эшли алу, тарихи до­кументларны дөрес өйрәнү һәм аларны системага салу – мәҗбүри шарт”, – дип ассызыклады Россиянең гомум мәгариф хезмәте от­личнигы Равил ага Салиев.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казанның “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов һәм Марий Эл Республикасының “Татар краеведлары җәмгыяте” рәисе, шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сания ханым Газизьянова Бөек Ватан сугышында эзсез югал­ганнарны һәм аңа кадәр репрес­сия корбаннары турында кайдан һәм ничек дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге хакында сөйләделәр, шушы эзәрлекләү нәтиҗәсендә һәлак булган 350 нижгарлының исеме ачыклануы турында хәбәр бирделәр.

Әйтергә кирәк, сугышта эзсез юга­лучы якташ-милләттәшләребезнең яңа исемлеге “Туган як”ның узган санында гына бастырылды һәм аны безгә нәкъ шул иптәшләр юллаган булып чыкты.

Ярославльнең “Мирас” регио­наль татар мәдәни-агарту оешма­сы рәисе Фирдәүс Кузнечихина ул җирлектә безнең төбәктән бул­ган беренче имам Мәхмүт хәзрәт Юсыпов турында сөйләде, кабер­леген тазартып, шунда аның якты истәлегенә мемориаль такта ач­каннары хакында бәян итте.

Югарыдагы күмәк фотода урын алган һәрбересе бу көнне чыгыш ясады, крайны өйрәнүгә керткән өлеше турында сөйләде. Тари­хыбызга тагын да тирәнрәк ке­рер өчен, Уразавыл музее ди­ректоры төбәгебездә археологик эзләнүләр оештыруда Альберт әфәнденең ярдәм итүен сорады һәм якын киләчәктә бу эшләрнең бездә башланып китүенә ышанып калабыз.

Ә туган якны өйрәнүдә, җирле тарихны барлауда “Туган як” газетасының роле, бәхәссез, бик зур. Ул 32 ел дәвамында Нижгар татарларының елъязмасын басма рәвештә туплап бара һәм шул хак­та Равил Салих улы бик урынлы искәртеп үтте.

Олег ХӨСӘИНОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*