tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре узды
Түбән Новгород өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре узды

Түбән Новгород өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре узды

19-20 сентябрь көннәрендә безнең Нижгар өлкәсенең Кызыл Октябрь окру­гы югары кунакларны кабул итте – татар мәгарифе көннәре кысаларында Татарстан Республикасыннан алты кешелек делегация округның кайбер мәгариф учреждениеләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты, тәҗрибә уртаклашты.

Регионнарда мондый чаралар 2014 елдан бирле оештырылып килә, дистә елга якын элек Татар Моклокасы мәктәбендә “Татар теле көннәре” исеме астында һәм бераз башкарак форматта уздырылган иде.

Зур Рбишча шаккатырды

Бу юлы Татарстан кунаклары ике көнгә килеп, берничә белем-тәрбия учрежде-ниесендә булдылар, ә беренче тукталыш­лары Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбендә иде. Биредә бик күп төрле дәрәҗәдәге чаралар уздыры­ла һәм кунакларны һәрчак искиткеч матур итеп каршы алалар. Бу юлы да чыгарма булмады һәм безнең як татар халкына хас кунакчыллык белән каршыладылар. Та­тарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин, Казан фе­дераль университетының доценты, филоло­гия фәннәре кандидаты Рамилә Сәгъдиева, Яшел Үзән районы Айшә урта мәктәбе директоры Гөлнур Зиятдинова, шушы мәктәпнең татар теле укытучысы Эльвира Бачкова, “Чишмә” балалар бакчасы мөдире Эльвира Низамовадан торган делегацияне.

Шуны да искәртеп үтик, татар мәгарифе көннәре эшендә Кызыл Октябрь округы җитәкчесе Рафаэль Ильясов, аның урынба­сары, округның мәгариф һәм яшьләр эше идарәсе җитәкчесе Рәүф Ваһапов һәм Ниж­гар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара Аб­дуллина да катнашты һәм ике көн буе куна­клар янында булды.

Төшке аштан соң мәктәп буенча экскурсия оештырылды, аннары кунаклар ике дәрестә булдылар. 3 класста укытучы Зөлфия Нури­ева бөек татар мәгърифәтчесе, язучы Каюм Насыйрига багышланган дәрес бирде, ә татар теле укытучысы Фаилә Таҗетдинова 6 класста биргән дәреснең төп темасы Габ­дулла Тукайның иҗаты, аның “Туган авы­лым” шигыре иде.

Бу мәктәп, аның материаль базасы, за­манча җиһазландырылган кабинетлар, яңа технологияләрне кулланып оештырылган укыту процессы турында күп тапкыр язга­ныбыз бар инде. Татарстан кунаклары да өч катлы искиткеч матур бинага сокланды, бигрәк тә татар теле кабинетына исләре китте, Татарстанда да милли стильдә матур итеп бизәлгән, татар рухы бөркелеп торган мондый кабинетлар әлегә юк диделәр.

Федераль милли проект кысаларында җиңү яулап, быел ике “Пилотсыз авиацион систе­малар” кабинеты җиһазландырылган иде, анда укучылар дроннар җыярга, алар белән идарә итәргә өйрәнә, берничә укытучы мах­сус әзерлек программасы буенча белем алган. Бу кабинетлар инде бөтенләй шаккатырды.

Чиратта – мәктәпнең горурлыгы булган медиаүзәк иде. Биредә укучылар мәктәп тор­мышын яктырткан газета чыгаралар, радио аша яңалыкларны сөйлиләр, игъланнар да биредән яңгырый. Кызлар медиаүзәк белән таныштырдылар, Рәзил Ринатовичка туры эфирда берничә сорау да бирделәр хәтта.

Ачу тантанасы

Актлар залындагы тантаналы өлеш “Нур” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар әзер-ләгән, татар телебезне саклап үстерүгә юнәлтелгән сәхнә күренешеннән башлан­ды. Беренче булып кунакларны мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова җылы сәламләде. Аннары тантананы алып бару­чы, башлангыч класслар укытучысы Гүзәл Бәдретдинова сүзне Рәзил Ринатовичка бирде. Ул мәктәп коллективын, бу көнне очрашуда катнашкан Сафаҗай мәктәбе вәкилләрен җылы сәламләп, БТК рәисе Васил Шәйхразыевның да сәламнәрен җиткерде һәм Зур Рбишча мәктәбенең бар яктан да үрнәк булырдый уку йорты булга­нын ассызыклады.

Гөлия Фархатовна үз чыгышында та­тар мәгарифе көннәренең 2014 елдан бирле төрле регионнарда уздырылуын билгеләп үтте. “Бу көннәрнең төп мак­саты – татар мәктәпләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышу, методик ярдәм күрсәтү. Без биредә беренче тапкыр гына түгел һәм һәрвакыт, нинди генә чара бул­масын, оештыру дәрәҗәсе сокландыра, бу инде мәктәп коллективының бердәм ко­манда булып эшләү нәтиҗәсе. Шулай ук округ җитәкчелеге, иҗтимагый оешмалар, масса-күләм информация чаралары белән дә тыгыз хезмәттәшлектә торулары күренә”, – диде Гөлия ханым үз чыгышында.

Татарстан бүләкләре

Әлбәттә, Татарстан кунаклары буш кул белән килмәгән, алгарап китеп әйтик, төбәгебездәге һәр татар мәктәбенә мето­дик әсбаплар, бөек татар шәхесләренең портретлар җыелмасын бүләк иттеләр, ба­лалар бакчаларына зур, матур алфавитлар, китаплар, түбәтәйләр һәм милли камзоллар тапшырылды. Бу көнне бүләкләр Сафаҗай мәктәбе һәм балалар бакчасы, хуҗалар һәм җирле балалар бакчасына бирелде.

Байтак кына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары да тапшырылды – Сафаҗай һәм Зур Рбишча мәктәпләре һәм җирле балалар бакчасы коллективлары, кайбер укытучылар БТКның Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аларны Рәзил Ринатович белән Гөлия Фархатовна бирде. Сафаҗай мәктәбенең татар теле укытучысы Энҗе Абдулбяро­ва Татарстан мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә лаек булды.

Кызыл Октябрь муниципаль округының мәгариф идарәсе, шәхсән Зур Рбишча мәктәбе ТРның Яшел Үзән районы белән күптән инде тыгыз хезмәттәшлектә то­ралар һәм Гөлнур Рәисовна Гөлнара Фәхретдиновага һәм берничә укытучыга Яшел Үзән районы мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кунакларны һәм хуҗаларны өлкә татар ав­тономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, Гөлнара Абдуллина, Рауф Ваһапов, Сер­гачтагы милли үзәк җитәкчесе Фәрит Айма­летдинов җылы сәламләделәр. Фәрит Лет­фуллович өлкә татар теле укытучыларының II съездын Зур Рбишча мәктәбе базасында уздыру тәкъдиме белән чыкты һәм Гөлнара Рәисовнага хәтта шул хакта искәртүче сим­волик кубок та тапшырды.

Ике бакчаның берсендә

Программа буенча бу көнне Зур Рбишчаның беренче номерлы балалар бакчасына бару да каралган иде. Ул мәктәпнең янәшәсендә үк урнашкан. Бакча бинасы бер катлы, алты дистә елдан артык тарихлы булса да, бик матур, заманча җиһазландырылган, бала­ларга мәктәпкәчә белем-тәрбия бирү өчен барча уңайлыклар булдырылган.

Биредә 18 бала тәрбияләнә, авылда тагы бер бакча бар, анда 21 бала йөри. Ике бакчаның да мөдире булып зур тәҗрибәле педагог Энҗе Хафизова тора.

Кунакларны милли костюмнар кигән ба­лалар бик матур итеп каршыладылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Бакча буенча экскурсиядән соң, төрле яшьтәге төркемдә балаларга татар телен өйрәтү буенча “Бер матур бакча” дигән дәрес уздырылды. Балаларның саф та­тарча сөйләве, актив булулары, барча биремнәрне үтәүләре шатландырды, чөнки хәзер бит авыл балалары да күбесе очракта русча аралаша.

Энҗе ханым БТКның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде һәм кунаклар кол­лективка рәхмәт белдереп, саубуллаш­ты. Беренче көн кунаклар өчен Мәдәнәгә «Рәшидә» мәчетендәге музейга бару белән тәмамланды.

Уразавыл каршылады

Икенче көннең программасы Уразавыл балалар бакчасында булудан башланды. Биредә Татарстан делегациясенә Түбән Новгород өлкә хөкүмәтенең мәгариф ми­нистры урынбасары Ирина Кизилова да ку­шылды.

Бакча коллективы кунакларны шулай ук матур итеп җыр-бию белән каршылады һәм милли табын артында чәйләр эчкәннән соң, мөдир Гөлнара Нәвретдинова бакча буенча экскурсия оештырды. Ул үзе биредә дистә елга якын хезмәт итә, мөдир итеп 2017 елда билгеләнгән. Ике катлы бакча бинасы шулай ук заманча җиһазландырылган. Соңгы еллар­да биредә зур ремонт эшләре башкарылды, бүлмәләр матур, якты, җылы. Биш төркемгә 44 бала йөри, Мәдәнә һәм Суыксу филиал­ларында 16 бала тәрбияләнә. Коллектив көчле, тәҗрибәле тәрбиячеләрдән тупланган, төп бакча белән ике филиалда барлыгы өч дистәгә якын кеше хезмәт итә. Шулай ук мил­ли тәрбиягә зур игътибар бирелә, кечкенә генә музейлары – бакчаның аерым горурлыгы. Экскурсия вакытында Ирина Арсеньевна ба­лаларга күп кенә көтелмәгән сораулар бирде һәм барысына да төпле җаваплар алды.

Аннары музыкаль залда өлкән тәрбияче Рамилә Хәсәнова балалар белән “Серле сандык” уены уздырды, ә Гөлнара Вафинов­на бакча эшчәнлеге турында эчтәлекле пре­зентация белән чыгыш ясады.

Ирина Арсеньевна үзенең чыгышында мондый чараларның регионара дуслыкны ныгытуда зур роль уйнавын ассызыклады, илебездәге бүгенге вазгыятькә дә тукталып үтте.

Гөлия Фархатовна Татарстан тарафыннан регионнарга күрсәтелгән ярдәм чаралары турында кыскача сөйләде һәм Ирина ханы­ма сувенир – милли киемле курчак бүләк итте.

Рәзил Ринатович та бакча эшен югары бәяләп, коллективка рәхмәт белдерде һәм Сафаҗай балалар бакчасы коллективына БТКның Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Рауф Надирович кунакларга рәхмәт белдереп, алда да шундый очрашулар була торсын дигән теләктә калды.

18 авылга 1 мәктәп

Чиратта – Уразавыл мәктәбе иде һәм ку­накчыл бакча коллективына рәхмәт бел­дереп, делегация анда юл алды. Биредә дә аларны, традиция буенча, җырлап-биеп һәм чәкчәк белән каршы алдылар.

Мәктәп директоры Фәрит Хәйруллин бина­ны карап чыгарга тәкъдим итте. Экскурси­яне өлкән класс укучылары бик эчтәлекле итеп уздырды. Биредә милли тәрбия белән беррәттән патриотик тәрбиягә дә зур игъ­тибар бирелә – махсус хәрби операциягә багышланган стенд зур урын алган, шушы мәктәпне тәмамлаган һәм СВОда герой­ларча һәлак булган Шәмил Гаязетдиновка багышлап аерым стенд эшләнгән. Укучы­лар беренче ярдәм күрсәтү, Калашников автоматын сүтеп-җыю буенча мастер-класс бирделәр.

Башлангыч классларда дәрес фрагмент­ларын карагач, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Михайловка авылыннан мәктәп каршына күчерелгән һәйкәлгә һәм Шәмил белән Әфган су­гышында һәлак булган Равил Хөсәенов истәлегенә куелган мемориаль такталарга кунаклар чәчәкләр салды.

Бу көнне бирегә Спас округы Татар Мокло­касы мәктәбе, Сергач округы рус Пожары мәктәбенең филиалы булган Камка мәктәбе вәкилләре, шулай ук Семочки, Яндавишча мәктәпләре укытучылары да килгән иде һәм барысы бергә “Түгәрәк өстәл” артында аралашты. Мәктәп директорының тәрбия буенча урынбасары Гөлнара Садретдинова аны ачып җибәргәннән соң, укучылар ма­тур концерт куйды һәм ул укытучы Рафия Яруллинаның туган телгә багышланган үзе язган шигыре белән тәмамланды.

Аннары Фәрит Фатехович мәктәп эшчәнлеге, уңышлары белән таныштырды. Ул 12 ел инде шушы уку йорты белән җитәкчелек итә. Бүгенгә биредә округның 18 авылыннан 304 бала укый, аларга дүрт дистәгә якын тәҗрибәле педагог белем бирә. Мәктәп за­ман таләпләренә туры китереп ремонтлан­ган һәм җиһазландырылган.

Килешүләр имзаланды

Татар мәгарифе көннәре кысаларында килешүләр төзү дә каралган иде. Ура­завыл урта мәктәбе һәм Яшел Үзән районының Айша урта мәктәбе арасындагы хезмәттәшлек итү турында килешүне дирек­торлар Фәрит Хәйруллин белән Гөлнур Зы­ятдинова имзалады.

Ә Зур Рбишчаның беренче номерлы бала­лар бакчасы белән Яшел Үзәннең 31 нче но­мерлы “Чишмә” балалар бакчасы арасын­дагы килешүгә мөдирләр Энҗе Хафизова белән Эльвира Низамова кул куйды.

Әлбәттә, бик күп бүләкләүләр булды – Ура­завыл һәм Татар Моклокасы мәктәпләренең татар теле укытучылары Мәрзия Харрасо­ва белән Галия Кутеровага «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билге­се, байтак кына педагогик хезмәткәрләргә БТКның, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшы­рылды, әлбәттә, Рәүф Надирович та бүләккә лаек булды, Рафаэль Нәбиуллович белән Гөлнара Рафековнаны да онытмадылар.

Массакүләм информация чаралары вәкилләренә дә өлеш тиде, ә “Туган як” редакциясенә Гөлия Фархатовна аерым рәхмәт белдерде.

Шулай ук Гөлнара Рафековна Казан кунакларына Нижгар татарлары конгрессының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Хезмәттәшлек җимеше

Татар мәгарифе көннәре ике як өчен дә бик файдалы һәм нәтиҗәле узды. “Бу чараның төп максаты – регионнардагы татар мәктәпләренең эшчәнлеге белән танышу һәм андагы укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, без бу максатка тулаем ирештек. Кызыл Октябрь округын сайлавыбыз оч­раклы түгел, без бу округ белән күптән ты­гыз хезмәттәшлектә торабыз, Зур Рбишча мәктәбендә уздырылып килүче регионара “И туган тел, и матур тел” бәйгесендә дә кат­нашканыбыз бар. Мәктәптә дә, андагы бала­лар бакчасында да балалар татар телендә бик матур сөйләшә, ул фән буларак укыты­ла. Уразавылда бу мәсьәлә кискенрәк тора, чөнки бакчада да, мәктәптә дә төрле милләт балалары, мәктәптә татар теле 5 класстан гына укытыла, ул да ата-аналар теләге белән генә. Киләчәктә шул форматта булса да, 1 класстан укытылыр дип өметләнәбез, һәр нәрсәгә яшьтән өйрәнү күпкә отышлырак бит.

Без үзебезнең яктан төрле ярдәм күрсәтәбез – укытучылар ел саен мәгарифне үстерү базасында курсаларда белемнәрен арттыра, методик вебинарлар уздырабыз, дәреслекләр, методик әсбаплар белән буш­лай тәэмин итәбез, болар барысы да телне үстерүгә ярдәм итә.

Ә инде биредәге Татар мәгарифе көннәре матур, уңышлы, зур оешканлык белән узды, округ җитәкчелегенә, безне кабул иткән мәктәпләр, бакчалар администрацияләренә, тулаем коллективларга зур рәхмәт, киләсе очрашуларга кадәр”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Гөлия Фархатовна.

Әйе, хезмәттәшлек дәвамлы булсын, газиз ана телебез саклансын иде.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Автор фотолары.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*