tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең татар балалары туган якларын өйрәнеп бәйгеләрдә җиңү яулый
Түбән Новгород өлкәсенең татар балалары туган якларын өйрәнеп бәйгеләрдә җиңү яулый

Түбән Новгород өлкәсенең татар балалары туган якларын өйрәнеп бәйгеләрдә җиңү яулый

Абдулхәмит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә төбәкне өйрәнүгә, бигрәк тә туган авыллары тарихына зур игътибар бирелә Тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә укучылар төрле проектлар эшли, югары дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, һәрчак диярлек җиңү яулыйлар яисә призлы урыннар алалар.

Менә күптән түгел “Миллиард татар” медиапроекты татар энциклопедиясе институты белән берлектә оештырган “Минем зур кече Ватаным” (Моя большая малая Родина) Бөтенроссия кыска видеороликлар конкурсында катнашып, 11 класс укучылары Айша Садретдинова белән Рания Шәрипҗанова “Туган як” номинациясендә беренче урынны яулады. Иң яхшы дип табылган тугыз эш арасыннан аларның “Мишәр авылы буйлап” дип аталган видеоролигының җиңү яулавы, әлбәттә, зур казаныш.

Үткән атнада, 17 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе институтында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узды. Дипломнарны кызларга институт директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльмира Галимова тапшырган. Чарада конкурста катнашучылар, укытучылар, журналистлар, җәмгыять эшлеклеләре катнашкан.

Без Айша белән Ранияне, җитәкчеләре Әлфия Хәйдаровнаны чираттагы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз һәм тагы да югарырак үрләрне яуларга язсын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*