tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” гәҗите 35 еллык юбилеен билгеләп узды
Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” гәҗите 35 еллык юбилеен билгеләп узды

Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” гәҗите 35 еллык юбилеен билгеләп узды

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә “Туган як” өлкә татар газетасының 35 еллыгы уңаеннан тантаналы юбилей чарасы узды.
Редакциянең баш мөхәррире Олег Әндәрҗәновны һәм җирле басманың коллективын тәбрикләргә Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан мәртәбәле кунаклар җыелган иде.
Юбилей чарасы Түбән Новгород өлкәсе мөфтие Гаяз хәзрәт Закировның сәламләвеннән башланып китте, алга таба сүз Түбән Новгород өлкәсенең Мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек министры Михаил Быстряковка һәм Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге мөдире, шагыйрь Булат Ибраһимовка тапшырылды.
Үз чыгышында Булат Ибраһим Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән рәхмәт сүзләре җиткереп, редакция коллективына ноутбук бүләк итте.
Юбилей тантанасына шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Голәмәләр шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Беюсов, Түбән Новгород өлкәсенең Спасский муниципаль округы депутатлар Советы Рәисе Рамил Салихҗанов, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь муниципаль округының җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, Түбән Новгород шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов, эшмәкәр, меценат, Түбән Новгород өлкәсенең Билбау көрәше федерациясе президенты Ирфан Шәипов, “Шәһри Казан” һәм “Язмыш” гәҗитләренең баш мөхәррире Радик Сабиров һ. б. мәртәбәле кунаклар җыелган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*