Сер түгел, мәгариф өлкәсе елдан-ел иң зур үзгәртеп корулар кичерә торган тармакларның берсе. Ник дисәгез, биредә белем бирү сыйфатын үстерү юнәлешендәге эш бер минутка да тукталмый, һәрчак ниндидер яңалык, үзгәрешләр кертелә.
Мәктәп программасын тиешле рәвештә үзләштерү белән беррәттән, укучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә актив катнаша, кече яшьтән шуларда үзләрен шәхес итеп тәрбияли.
“Беренчеләр хәрәкәте” дип исемләнгән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте узган елда илебез президенты Владимир Путин карары белән оештырылган иде һәм бүген ул бөтен илнең балаларын һәм яшьләрен берләштерә.
Хәрәкәт активистлары берләшмә тарафыннан оештырылган төрле проектларда актив катнаша, Бөтенроссия балалар үзәкләрендә тематик һәм профильле сменаларда белем туплый, кызыклы, актив һәм эчтәлекле ял итә.
Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай мәктәбенең 10 класс укучысы Рамилә Зарипова, “Беренчеләр хәрәкәте” активисты буларак, әлеге берләшмә тарафыннан оештырылган конкурс-бәйгеләрдән, фәнни-практик конференцияләрдән читтә калмый. Мәсәлән, күптән түгел ул “Университет сменасы” Бөтенроссия проектының язгы этабында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керде.
Тулаем алганда, конкурста бөтен илдән 14-17 яшьлек хәрәкәт активистлары катнашты. Бәйге шартлары буенча катнашучыларга үзләренең укудагы казанышларын чагылдырган портфолио җыю, «Минем уңыш траекториясе» темасына эссе әзерләү, “Беренчеләр хәрәкәте” миссиясен ачыклаучы видеоролик төшерерү һәм аны социаль челтәрләрдә урнаштыру соралган иде.
Якташ кызчыгыбыз аларның һәркайсын тиешле итеп башкарды һәм өлкәбезнең 20 кешелек җиңүчеләр делегациясе составында, 26 март-2 апрель көннәрендә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үзен студент ролендә сынап карады, Башкортостан һәм башка төбәкләр мәктәпләре өчен югары белемле укытучылар әзерләүче уку йорты, бу юнәлештәге фәнни-педагогик һәм методик үзәктә өстәмә гомуми белем бирү программасы буенча кызыклы һәм файдалы укулар узды.
– «Университет сменасы» проекты җиңүчесе буларак, Уфада урнашкан Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына сәяхәт, андагы студент тормышы белән танышу бәхете, тәүге тапкыр Түбән Новгородның Чкалов исемендәге аэропортыннан самолетка утырып Уфага очу белән башланып китте. Монысы үзе минем өчен көтелмәгән вакыйгага иде.
Әйтергә кирәк, мондый кызыклы профильле лагерьда беренче тапкыр булуым һәм миңа анда бик ошады, мондагы дустанә атмосфера гаҗәпләндерде: һәркем илебезнең төрле почмагыннан булуга карамастан, барыбыз да бер-беребезгә хөрмәт карашта булдык, бер-беребезне тыңлый һәм ишетә белдек.
Смена дәвамында һәр катнашучы лидерлык сыйфатларын күрсәтә алды. Шунда социаль проектлау нигезләрен үстерү буенча тренинглар, төрле күнекмәләр, лекцияләр һәм мастер-классларны үз эченә алган мәдәни-мәгариф программасын үтү мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Биредә бер атна гына торуга карамастан, бик күп истәлекле урыннарда булдым, зур шәхесләр белән таныштым, чөнки көн саен республика һәм шәһәр белән таныштыру экскурсияләре оештырылган иде. Уфаның “Ләлә-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә, Җиңү паркында, Башкортостанның Милли музеенда булдык, Нариман районында тарихи урын итеп саналган Кызыл Чишмә авылына барып, җирле мәктәп һәм һөнәрчелек йорты эшчәнлекләре белән таныштык, шешәле су заводына да бардык. Салават Юлаев хоккей командасы уйнаган Уфа аренасын, аның һәйкәлен күрү бәхете дә тиде.
Болар барысы да уртак эрудицияне, күзаллауны нык үстерүгә, күп уңай эмоцияләр алуга этәргеч булды.
Сменаны тантаналы ябу көненә һәр отряд үз төбәкләренең милли-мәдәни байлыгы белән бәйле булган иҗади номерлар әзерләгән иде. Ахырда һәркайсыбызга курсларны уңышлы узуны раслаучы исемле сертификатлар тапшырылды.
Башкортостан башкаласы Уфа шәһәрендә “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары өчен оештырылган “Университет сменасы” бик кызыклы булып, тиз узып китте. Үзем өчен бик мөһим һәм файдалы тәҗрибә туплап, яңа дуслар табып, әйтеп бетергесез хисләр белән туган ягыма әйләнеп кайттым, – дип уртаклашты үзенең уй-кичерешләре белән Рамилә.
Без аңа яңадан-яңа уңышлы проектлар һәм җиңүләр теләп калабыз!
Румия ХАМЗИНА.
“Туган як” газетасы