tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород шәһәре «Без – татар» милли спорт төрләре буенча II Спартакиадада катнашучы командаларны кабул итә башлады
Түбән Новгород шәһәре «Без – татар» милли спорт төрләре буенча II Спартакиадада катнашучы командаларны кабул итә башлады

Түбән Новгород шәһәре «Без – татар» милли спорт төрләре буенча II Спартакиадада катнашучы командаларны кабул итә башлады

27 сентябрьдә Түбән Новгород шәһәре кунакларны – «Без-татар» милли спорт төрләре буенча II Спартакиадада катнашучы командаларны кабул итә башлады.

Кунакларны яшәү урыннарына урнаштырганнан соң, татар спортчыларын шәһәр буенча экскурсия программасы, мәдәни программа һәм кичке аш көтте. Шул ук көнне мандат комиссиясе һәм үлчәү процедурасы  оештырылды.

Спартакиада программасында 100 катнашучы, илебезнең 6 субъектыннан татар яшьләре катнашачак:

  • Татарстан Республикасы
  • Киров өлкәсе
  • Пермь крае
  • Ульяновск өлкәсе
  • Самара өлкәсе
  • Түбән Новгород өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*