15 ноябрь көнне Түбән Новгород шәһәрендә, “Единая Россия” партиясенең Җәмәгатьчелекне яклау штабы бинасында “Татарча диктант”акциясе узды.
Акциянең оештыручысы — Түбән Новгород өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни Автономиясе.
Текстны яшь активистка — Шәһидә Шәмсетдинова укыды. Акциядә 15 кеше катнашты.