tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды
Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды

Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды

Бүген, 24 гыйнварда, Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты узды, ул Түбән Новогород өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе 20 еллыгына багышланган иде. Әлеге әһәмиятле вакыйга  күпсанлы тамашачыларны җыйды.

Фойеда кул эшләнмәләре һәм милли аш-су продукцияләре күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Кунакларга шулай ук халык уеннары һәм күңел ачу чаралары тәкъдим ителде.

Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев ачты. Ул катнашучыларны сәламләде һәм әлеге вакыйганың Түбән Новгород өлкәсе татар җәмгыяте өчен мөһимлеген ассызыклады.

Васил Шәйхразыев чыгышы ахырында Түбән Новгород өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе активистларына татар мәдәнияте һәм традицияләрен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Түбән Новгород өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтарияте каршындагы «Нижгар татарлары» телевизион проекты җитәкчесе, журналист Зөлфия Сәмиуллина, өч тапкыр дөнья Кубогы иясе, биш тапкыр СССР чемпионы, Атказанган спорт мастеры һәм атказанган физик культура хезмәткәре Зәки Үмәров, Түбән Новгород өлкәсе «Туган як» газетасы хезмәткәре, өлкә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының районара кураторы Наилә Җиһаншина, Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Татар Моклокасы авылы администрациясе башлыгы Салех Щегалев, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлнара Абдуллина Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнделәр. Биредә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм махсус бүләге тапшырылды.

Концерт сәнгать бәйрәме генә түгел, ә татар халкының милли һәм мәдәни үзенчәлеген ныгытуга ярдәм итә торган мөһим вакыйга булды. Мондый чаралар мәдәниятнең безнең тормышыбыздагы әһәмиятен, аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеген искәртә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*