Инде бүгеннән санаулы көннәре генә калып барган Рамазан аеның 22 мартында Түбән Новгородның тарихи ярминкә бинасында өлкә мөселманнары Диния нәзарәте уздырган Өлкә ифтарына тулырак тукталып үтәр алдыннан, бу ярминкә турында тарихи штрихлар ясап үтәсе килә.
Ул ерак 1641 елда Макарьев монастыре каршында барлыкка килә, 7 елдан патша тарафыннан рәсмиләштерелә һәм XVIII гасыр урталарында дәүләт милкенә кертелеп, аның табышы монастырьга түгел, ә дәүләткә килә башлый. Тик 1816 елда янгын аны бөтенләй юкка чыгара, әмма ләкин табышы яхшы булганга күрә, Түбән Новгородка күчерелеп, ярминкә кыска срок эчендә яңадан торгызыла һәм аңа нигез салынган дип 1817 ел рәсми рәвештә кабул ителә. 1890 елда ярминкәнең төп йорты ачыла. Ләкин 1917 елдагы революциядән соң ярминкә төшенкелеккә бирелә, 1930 елда аны хәтта ябып та куялар.
1991 елда ярминкәнең төп бинасы яңадан торгызыла, ә 2017 елда, 200 еллык юбилее уңаеннан, аның тарихи йөзе кайтарыла. Хәзер ул Россиядә иң эре һәм заманча күргәзмә комплексларының берсе булып тора. Нәкъ менә аның Герблы залында өлкә Диния нәзарәте 150 кешелек ифтар уздырды да.
Андагы чисталык белән пөхтәлекне, ерак тарихны саклаган дивар-түшәмнәрне, аларны зәвык белән яктырткан утларны күрү – ис-акыл китәрлек манзара.
Ифтар залына керү дигән бер төштә фотозона һәм Түбән Новгород Җәмигъ мәчете тарихы турында күргәзмә урын алган. Әлеге Аллаһы йортын яңадан җирле мөселманнар ихтыяҗына кайтаручы Үмәр хәзрәт Идрисов турында да биредә күп мәгълүмат табарга мөмкин иде.
Беренче биттә язып чыкканыбызча, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдинның бу ифтарга юллаган хәер-фатихаларын һәм ихлас теләкләрен аның беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов җиткерде. Ә өлкә губернаторы Глеб Никитинның шушы ифтар кунакларына һәм аны оештыручыларга юллаган җылы сәламнәрен эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министры Павел Карасев ирештерде.
Һәрвакыттагыча, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров эчтәлекле чыгыш ясады, Рамазан аеның өстенлекләрен билгеләп үтте, кунакларга рәхмәт әйтте.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бөтен Россия буенча сибелеп яшәгән татарларның шундый күмәк ифтарларына милли-иҗтимагый лидерларыбызның йөреп торуларын, бу мәҗлесләрнең татар милләте һәм хак динебез өчен кыйммәтлелеген, үзара бердәмлекне ныгытудагы һәм киләчәк буында милли тормышыбызга кадер-хөрмәт уятудагы ролен югары бәяләде.
Түбән Новгород шәһәр Думасы рәисе урынбасары Николай Сатаев чыгыш ясаганнан соң, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов матур иттереп кенә азанны яңгыратты һәм кунаклар салмак кына авыз ачуга кереште. Әмма ләкин сәламләү чыгышлары әле һаман дәвам итте һәм алар Марсель Вагыйзов белән Марат Галимов башкаруында яңгыраган мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Бу чараны шулай ук Казаннан махсус килгән Татарстанның “Яңа гасыр” теле-радиокомпаниясе журналисты Илдар Кыямов алып барды. Сер итеп кенә әйтсәк ярый торгандыр – бу зур рухи чараның сценариен Дзержинск шәһәрендә яшәүче грибанлы милләттәшебез Гөлсем Илькаева төзегән. Димәк, аның урнаштыру тәртибе буенча тагын чыгыш ясаучылардан Түбән Новгород протоиерейы Андрей Кириллов, яһүдиләрнең җирле шәһәр оешмасы рәисе Эдуард Чапрак, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты, камкалы Рөстәм Досаев, шәһәр администрациясенең яшьләр сәясәте һәм социаль коммуникацияләр департаменты директоры Артур Штоян, Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия тикшерү комитеты идарәсе бүлеге җитәкчесе Айрат Таһиров, өлкә Иҗтимагый палата әгъзасы, Түбән Новгородның хөрмәтле гражданины, Россиянең атказанган төзүчесе, өлкә Җәмигь мәчетенең яңадан күтәргән манарасын заманча ныгытып куючы Валерий Камальдинов, Нижгар татарларының Казан якташлыгы рәисе, Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фаттахов, Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов, Сергач округы депутатлар Советы рәисе Равил Мангушев, Спас округы депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов һәм Пильна округы хакимияте исеменнән әлеге җирлекнең депутатлар Советы депутаты, Нижгар татарлары автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиевны билгеләп үтәргә кирәк. Шундый югары дәрәҗәдә Өлкә ифтары оештырганнары өчен алар барысы да өлкә Диния нәзарәтенә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.
Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, СВОда Россия мәнфәгатен яклаучы бер дистә хәрбиләрне кунаклар аягүрә торып каршылады һәм шул рәвешле Ватан сакчылары да Ватанны саклаучылар елында бу ифтарда олы кунаклар сафында иде. Изге Коръән укылганнан соң, Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган каһарманнарыбыз рухына, Россия бәйсезлеге өчен бүген утлы бәрелештә булган хәрбиләребез иминлеге, шушы мәҗлесне корырга булышкан меценатларыбыз хакына Гаяз хәзрәт дога кылды, аларның ике дөньяның да рәхәтенә ирешүләрен Аллаһы Тәгаләдән сорады.
Олег ХӨСӘИНОВ