Түбән Новгород өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе яшьләрне һәм яшүсмерләрне мәдәниятебезгә якын итү, аларда телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү өчен зур тырышлык куя. Авылдан китеп шәһәрдә урнашкан, шунда туып-үскән яшьләр дә бик теләп автономия оештырган чараларда актив каташа, хәлләреннән килгән тик, аларны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен тырыша.
Шундый актив һәм милләтебезгә битараф булмаган егет-кызларны автономия җитәкчелеге регионнан читтә, шул исәптән Татарстанда да төрле укыту форумнарына җибәрү мөмкинлеге таба.
Мәсәлән, күптән түгел шундый яшь активистлар, дзержинсклы Алина Илькаева һәм Камилә Шегалева «Асыл» татар балалар лидеры мәктәбеннән кайтты.
– Көзге каникуллар вакытында безгә “Асыл” лидер мәктәбендә булу бәхете елмайды, смена искиткеч яхшы үтте. Һәм, беренче итеп, әлеге мөмкинлекне тудырган әти-әниләребезгә, автономия җитәкчелегенә зур рәхмәт.
«Идел» яшьләр үзәге проектларында беренче катнашуыбыз түгел. Җиде көн дәвам иткән смена барышында без татар әдәбиятының мифологик персонажлары, бөтен Россия территориясендә урнашкан татар бистәләре, бөек халкыбызның музыкаль иҗаты белән таныштык, традицион татар уеннары уйнадык, төрле өлкә спикерлары һәм белгечләре чыгышыннан бик күп яңалыклар белдек – этикет кагыйдәләре, кире планлаштыру, эшмәкәрлекне дөрес алып бару, психологик киртәләрне бетерү һ.б.
Кыскасы, биредә үткән һәр көнебез үзенчәлекле, бай эчтәлекле һәм онытылмаслык булды. “Асыл”да алган хатирәләр – яңа ачышлар, танышулар, дуслар йөрәкләребездә мәңгегә сакланыр!” – дип уртаклашты үзләренең уй-кичерешләре белән кызлар. «Асыл» мәктәбенең төп максаты – яшь буынның лидерлык сыйфатларын үстерү, илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган яшьләрне бер-берләренең яшәеше белән таныштыру, ә иң мөһиме – милләтебезнең тарихын, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау. Ә безнең төбәкне анда лаеклы күрсәткән Алина белән Камилә яңа үзләштергән белемнәрен Нижгар татарлары тормышына кагылган чараларда актив кулланыр дип ышанабыз.
Румия ХАМЗИНА.
“Туган як” газетасы