tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородның Грибаново авылы яңа мәчетле булачак
Түбән Новгородның Грибаново авылы яңа мәчетле булачак

Түбән Новгородның Грибаново авылы яңа мәчетле булачак

Түбән Новгород өлкәсенең Грибаново авылында мәчет салына башлаган. Аның инде диварлары төзелеп беткән, диярлек, манарасын күтәрәсе калган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына мәчет салу эшен башлап йөрүчеләрнең берсе — Марат Якупов хәбәр итте.

Авылда кечкенә генә мәчет моңа кадәр дә булган, әмма дини бәйрәмнәрдә килүчеләргә урын җитми.  Авылда дингә тартылучы яшьләр үсә, аларга намаз укырга урын кирәк, ди ул. Шуңа да авыл халкы, күмәкләшеп, акча җыеп мәчет салырга булган.

“Мәчет төзелешенә һәр кеше үзенең матди мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм итә. Чит авыл кешеләре дә бу эшкә кушылды. Мәчетнең проектын Казанда эшләттек. Ул якынча 50 кешелек булачак. Хатын-кызлар өчен аерым бүлмә, тәһарәт алу урыны каралган”, – диде Марат Якупов.

Грибановода якынча 150 хуҗалык бар. Җәй көне аларның саны 200-250 гә җитә. Авылдагы урта мәктәпне япканнар, шуңа да балалар күрше авылга йөреп укый.

Яңа салыначак мәчеттә балаларга дин дәресләре бирү күздә тотыла.

XVIII гасыр дәвамында Грибаново җирләре йомышлы татарларныкы санала. Авыл халкы карамагында 2066 дисәтинә сөрү җирләре була. Алар анда умартачылык, терлекчелек, күпчелеге җир эшкәртү белән шөгыльләнә. 1790 елда биредә 115 хуҗалык булуы мәгълүм (357 ир-ат һәм 271 хатын-кыз яшәгән). Татар авыллары арасында Грибаново иң зурларыннан саналган.

1849 елда биредә 1 меңнән артык кеше яшәгән. Рәхмәтулла Хаймурзин һәм Ярмөхәммәт Алтышев − авылдагы беренче дин әһелләре. 1878 елда биредә 3 мәктәп булып, анда 80 ләп балага дин дәресләре бирелү мәгълүм.

1903 елда Грибановода, меценатлар ярдәме белән, өченче мәчет төзелә.

Узган гасырның 20нче елларында да авылда дин югалмый, мәчеткә йөрүчеләр кимеми. 1938 елның 27 сентябрендә, гражданнар җыеныннан соң, авылның икенче мәчете мәктәп бинасы итеп үзгәртелә. 1939 елда храм буларак үзгәртеп корыла башлый.

Бөек Ватан сугышы елларында имамнар яралылар өчен акча җыю белән шөгыльләнә.

Сугыштан соңгы елларда авыл халкы өйләргә җыелып намаз укый. Озак вакыттан соң, 1991 елда, Грибановода яңа мәчет ачыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*