Өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе Түбән Новгородның Тимерюлчылар мәдәнияте йортында “Нижегородчина – земля согласия” еллык проект кысаларында региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министрлыгының мәгълүмати һәм оештыру ярдәмендә, “ЛУКОЙЛ”ның финанс булышлыгы белән 19 гыйнварда V Халыкара “Дуслык күпере” фестивален оештыра.

II бүлек: Татарстанның атказанган артистлары Ринат Валеев һәм Раниф Вахитов, “Татар моңы” телевизион яшь башкаручылар конкурсының махсус бүләк иясе Илдус Харрясов һәм башкалар катнашында ”Туган як моңнары” ансамбле җитәкчесе Дамир Фейсхановның иҗат кичәсе.
tuganyak.ru газетасыннан алынды