Түбән Новгородта «Галимҗан Баруди исемендәге укулар» – XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. 27-29 октябрьдә үткәрелгән фәнни чара «Ислам мәгарифе: традицияләр һәм үсешнең яңа модельләре» дигән темага багышланда.
Вакыйга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына 1500 ел, Түбән Новгород Җәмигъ мәчете ачылуга 110 ел һәм Хөсәин Фәизханов исемендәге Түбән Новгород Ислам институтына 20 ел тулу уңаеннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.
Конференциядә катнашкан теологлар, дин белгечләре, педагоглар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, милли-мәдәни мөхтәрият һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре Россиядә ислам мәгарифен үстерү проблемаларына, аның тарихи традицияләрен өйрәнүгә һәм хәзерге үсеш тенденцияләрен анализлады, Россиядә ислам теологиясен фәнни дисциплина буларак үстерү мәсьәләләрен карады һәм дин белән дәүләт стандартларына туры килә торган яңа белем бирү модельләре турында фикер алышты.
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин чарада катнашучыларга үзенең нәсыйхәт сүзен юллаган иде.
Аерым алганда, мөфти мөрәҗәгатендә болай билгеләп үтелә:
«Түбән Новгород Җәмигъ мәчете инде бер гасырдан артык вакыт дәвамында рухи таяныч буларак, мөселманнарны үзенә тартып тора, ул Нижгар төбәгендәге Ислам кыйммәтләре һәм мөселман рухы билгесе. Ул – йөрәкләр Аллаһка мөрәҗәгать итә торган, өммәтнең иманы һәм бердәмлеге ныгый торган урын. Түбән Новгород Җәмигъ мәчете комплексында барлыкка килгән Түбән Новгород Ислам институты ике дистә ел эчендә мөселманнарның берничә буын өчен Ислам тәрбиясе, мәгърифәт һәм мәгариф учагына әверелде. Институтны тәмамлаган белгечләр башка диннәрне хаклап, һәркемгә ихтирам белән җәмгыятьтә хак Ислам һәм кешелеклелек кыйммәтләрен тарата. Алар Хөсәин Фәизханов, Галимҗан Баруди кебек мәшһүр мәгърифәтчеләр эшенең лаеклы дәвамы».
Баш мөфти Гайнетдиннең сәламләвен РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдинов ирештерде.
Катнашучыларны Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе, казый Гаяз Закиров, Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогика университеты президенты, РФ атказанган фән эшлеклесе Лев Шапошников, Түбән Новгород өлкәсенең архив эшләре буенча комитет җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Борис Пудалов сәламләде.
Укуларның пленар утырышында теология докторы, профессор, РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры мөфти Дамир Мөхетдинов доклад белән чыгыш ясады.
Ул Россиядә мөселман дин гыйлеме үсеше темасын ачты. Профессор Мөхетдинов фикеренчә, күренекле татар мөселман дин белгечләренең «онытылган» хезмәтләрен тәрҗемә итү һәм бастыру эшен активлаштырырга кирәк.
Диния нәзәрәте рәисе буларак, Галимҗан Баруди турында В.М. Лебедев ис. Россия дәүләт Гадел хөкем университетының Казан филиалы профессоры, МИИның Россиядә ислам тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор, Айдар Хәбетдинов сөйләде.
«Беренче тапкыр мөфти вазифасына аны нәкъ менә Түбән Новгородта 1906 елның августында узган III Бөтенроссия мөселман корылтаенда тәкъдим иткәннәр. 1917 елда ул үз абруен, хатын-кызларның тигез хокуклы булуын Мөхлисә Бубыйны казыя итеп сайлау турындагы карары белән дә ныгыткан. Ул ачлыктан үлүчеләргә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән һәм шушы игелекле эшчәнлек юлында вафат булган», – дип сөйләде профессор Хәбетдинов.
Н.А. Добролюбов ис. Түбән Новгород дәүләт лингвистика университетының «Историческая компаративистика, регионоведение и развитие восточно-азиатских территорий» дигән Халыкара дисциплинаара фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, тарих һәм дөнья сәясәте кафедрасы профессоры тарих фәннәре докторы, Ольга Сенюткинаның чыгышы Россия мәгариф кырын камилләштерүдә мөселман аспекты, дигән темага багышланган иде.
Аралашу киңлегенең үзгәреше шартларында Ислам мәгарифе һәм мәгърифәте турында тарих фәннәре кандидаты, РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни-аналитик мәгълүмат үзәге фәнни хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының Россиядә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе Ринат Патеев сөйләде. «Бүген басма текстка алмашка электрон вариант килә… Әлеге яңа чынбарлыкта социаль багланышларның традицион характерын, мәгърифәтчелек һәм тәрбия традицияләрен, дини кыйммәтләрне тапшыруда гыйлем иясенең абруен, доктрина чыганакларының башлангыч мәгънәләрен аңлау тирәнлеген саклап калу мөһим», – дип ассызыклады ул.
Конференция барышында «Исламское образование в России: диалог традиции и современности», «Образование в полиэтническом пространстве России: интеграция, диалог, единство» дигән һәм яшь теологлар секцияләре эшләде.
Конференция Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә РФ мөселманнары диния идарәсе, Мәскәү ислам институты, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары диния идарәсе, Х. Фәизханов ис. Түбән Новгород ислам институты тарафыннан оештырылды.