tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта ХII Регионара “Милли көй” фестиваленең гала-концерты гөрләп узды
Түбән Новгородта ХII Регионара “Милли көй” фестиваленең гала-концерты гөрләп узды

Түбән Новгородта ХII Регионара “Милли көй” фестиваленең гала-концерты гөрләп узды

Үткән ел ахырында Түбән Новгородның “Рекорд” мәдәни үзәгендә ХII Регионара “Милли көй” фестиваленең гала-концерты гөрләп узды. Аны өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе өлкә хөкүмәтенең мәдәният һәм эчке эшләр министрлыклары, Бөтендөнья татар кон­грессы ярдәмендә оештырды. Беренче турда катнашучылар оештыру комитетына видео­язмалар юллаган иде, ә инде гала-концертта катнашырга абруйлы жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган катна­шучылар һәм коллективлар чакырылды.

Фойеда районнар делегацияләре кул эшләреннән торган бик матур күргәзмә оештырды, ул ба­рысында да зур кызыксыну тудыр­ды. Шулай ук һәр район һәм авто­номия тарафыннан милли ашлар белән сыйлау да оештырылган иде.

Кунакларны безнең Мөтеравыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Умырзая” һәм Спас райо­ны Тукай авылы һәвәскәрләреннән торган “Авыл кызлары” фольклор төркемнәре каршы алды.

Фестивальне бик матур итеп якташ-милләттәшебез Зөлфия Сәмиуллина алып барды. Катна­шучыларны, залны шыгрым туты­рып килгән тамашачыларны өлкә мәдәният министрлыгы, автоно­мия җитәкчелеге җылы котлады һәм җиңүчеләргә Дипломнар белән сертификатлар тапшыр­ды. Аларга Түбән Новгородтан “Нижгарочка” төркеме (җитәкчесе Камилә Абрагимова), “Туган як моңнары” ансамбле (җитәкчесе Дамир Фейсханов), Гүзәлия Ша­керова җитәкчелегендәге “Авыл кызлары” һәм Лима Жалилова җитәкчелегендәге “Умырзая” фоль­клор төркемнәре, Кызыл Октябрь округының “Бәйрәм” вокаль ан­самбле (җитәкчесе Фәрит Абдрах­манов), Сафаҗайдан Шәмилә Ай­нетдинова белән Илгиз Измайлов дуэты, баянчы Азат Жиһаншин (Кочко-Пожар) һәм Татар Моклока­сыннан “Татар хатыннары” төркеме (җитәкчесе Гализә Кукаева) лаек булды. Фестиваль регионара бул­ганга, Татарстан һәм Мордовия ре­спубликалары коллективлары ара­сында да бүләкләнүчеләр булды.

Фестиваль программасын бөтен дөньяга киң танылган “Казан” бию ансамбле башлап җибәрде. Казан филармониясе артистлары, төрле халыкара конкурслар лауреатла­ры Алмаз Хәсәнов белән Ләйсән Сөнәгатованың чыгышлары да ис­киткеч иде.

Әлбәттә, югарыда әйтеп үткән үзешчән коллективлар да сәхнәгә чыкты һәм барлык чыгышлар кай­нар алкышларга күмелде.

Аннары алып баручылар сәхнәгә бу фестивальләрне оештыру­га күп көч сарыф иткән, безнең кебек гади авыл үзешчәннәрен өлкә сәхнәсенә мендерүдә зур тырышлык куйган, бер сүз белән әйткәндә, “Милли көй”нең әйдәп баручысы булган Зилә ханым Ахмадуллинаны чакырдылар. Ул барча катнашучыларга рәхмәт белдереп, “Туган як моңнары” ансамбле солисты Марат Мул­линга, автономия активистлары Венера Җәфәрова белән Ди­нара Юсиповага өлкә мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатла­рын тапшырды. Фестиваль “Казан” ансамбленең искиткеч чыгышла­ры белән тәмамланды.

Шушы матур җыр-моң бәйрәмен оештырган өчен өлкә татар автономиясенә, шәхсән Зилә ха­ныма чиксез рәхмәт белдерәбез.

Киләсе очрашуларга кадәр, дус­лар!

Лима ЖАЛИЛОВА.

Мөтеравыл

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*