tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта I өлкә татар яшьләре форумы ничек узды?
Түбән Новгородта I өлкә татар яшьләре форумы ничек узды?

Түбән Новгородта I өлкә татар яшьләре форумы ничек узды?

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең (РНКАТНО) яшь активистлары һәм Мәскәүдәге Нижгар татарлары якташлыгы вәкилләре инициативасы белән 19-20 октябрьдә Түбән Новгородта I өлкә татар яшьләре форумы булып үтте.
Түбән Новгород шәһәр администрациясе, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Туган як” өлкә иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе булышлыгы белән оештырылган әлеге чарага башкаладан, өлкә үзәгеннән, Дзержинск, Кыстау шәһәрләреннән, районнардан иллегә якын яшь егет-кызлар җыелган иде.

Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан яшь татарлар арасында элемтәләрне ныгыту, алар тәкъдим иткән милли проектларга ярдәм итү, мәдәният, дин, фән, спорт һәм тарихны өйрәнү өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау максаты белән оештырылган форумның беренче көне Түбән Новгородның Хөсәен Фәезханов исемендәге ислам институтында узды. «Мишәр субэтносында мөселман мәдәнияте үзенчәлекләре» семинары белән башланып киткән форумны өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров ачып җибәрде, яшьләрнең менә шулай оешуына фатихасын бирде һәм: – Яшьләр – безнең киләчәгебез. Илнең киләчәге, язмышы – сезнең кулларда. Барысы да сезнең тырышлыктан, туган илне, ана телебезне, динебезне, горефгадәтләребезне ихластан хөрмәт итүегездән, алга максатлар куеп, шуңа омтыла белүдән тора дисәм, арттырып әйтү булмас. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз.

Бары тик бергә эшләгәндә, уртак максатлар булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була, – диде Гаяз хәзрәт. Семинарда шулай ук Диния нәзарәтенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәнис хәзрәт Салахетдинов һәм юрист Илдар Мостафин да чыгыш ясадылар.

Форумны тантаналы ачу вакытында яшь егетләрне һәм кызларны Түбән Новгород шәһәр администрациясенең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре секторы җитәкчесе Илья Барсков, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Шакиров, милли автономия советы һәм шәһәрнең иҗтимагый палатасы әгъзасы Данил Латыпов җылы сәламләделәр. Бу көнне төрле яклардан җыелган һәм төрле өлкәдә хезмәт күрсәткән яисә белем алган яшьләрне берберләре белән якынрак таныштыру максаты белән РНКАТНОның активисты, формаль булмаган белем бирү буенча «Облако возможностей» проекты җитәкчесе Лилия Сәлимҗанова нетворкинг үткәрде. Аның тренинглары ярдәмендә форумда катнашучылар ике командага бүленеп, төрле мавыктыргыч биремнәрдә катнаштылар, бергәләшеп үзләренең “социаль проектларын” ясап карадылар.

Түбән Новгородның җирле “Нур” милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шарафутдинов “Халыкны һәм бизнесны берләштерүче экосистема” проекты кысаларында Түбән Новгород татарларының бизнес-картасын тәкъдим итте, хәтта бу көнне форумда катнашкан һәркемгә шушы карталарны өләшеп чыкты. Мәскәүдәге Нижгар татарлары якташлыгы лидеры Руслан Смолин “Нижгарfest” турында сөйләде, Руслан Камаевның «Нижгар татарлары генеологиясе» проекты катнашучыларны битараф калдырмады. ТatАpp – татар мобиль кушымтасы турында кызыклы доклад белән мәскәүле Илдар Фәйзуллин чыкты.

Әлеге форум эшендә катнашучы буларак, мин хезмәт җимешебез булган бердәнбер өлкә татар газетасы “Туган як”ның уникальлеге турында доклад белән чыгыш яса-
дым. Чынбарлыкта татарларның Әлифбасы булган басмабызга яшьләрнең игътибарын җәлеп итү, ана телебезне саклап калу кирәклеген җиткерергә тырыштым. Бүгенге көндә өлкә уку йортларының берсендә һөнәри белем үзләштерүче печәле Рәсим Айсин туган авылы яңалыкларын яктырткан үзенең «Печә хәбәрләре» электрон газетасы турында сөйләде. Бу эштә аңа зур ярдәм күрсәткән “Туган як” редакциясе хезмәткәрләре тарафына рәхмәтләрен белдерде. Сергачның балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә милли көрәш буенча тренер булып хезмәт иткән тукайлы Рафаэль Арифуллин үз эшчәнлеге, тәрбияләнүчеләре, аларның бүгенге көнгә ирешкән уңышлары турында сөйләде. Аның кул астында татар көрәше белән күбесе рус балаларының шөгыльләнүе халыкны аптырашта калдырды. Ә яшүсмерләрне татармишәр көрәшенә күбрәк җәлеп итү максатыннан чыгып, Дзержинск делегатлары киләчәктә сергачлылар белән үзара тәҗрибә уртаклашу турнирлары оештыру тәкъдиме белән чыктылар. Билгеле булганча, бу көнне бөтен дөнья татарлары «Татарча диктант» акциясендә катнашты, НижгарФорум яшьләре дә якта калмады, татар телен ни чамада белүләрен тикшереп карады. Текстны татар автономиясе активисты, печәле Сылу Османова укыды. Катнашучылар Бөтендөнья акциясенә кушылудан канәгать калдылар.

Форумның икенче көненә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова җитәкчелегендә Татарстан делегациясе дә килде. Россия һәм Татарстан башкалалары кунаклары өчен шәһәр администрациясе тарафыннан экскурсияләр оештырылды.

Шул ук көнне форумга нәтиҗә ясалды, оештыру комитеты карары буенча, чираттагы шундый чара 2020 елның март аена билгеләнде, ул Мәскәүдә узачак дип күздә тотыла. – Килгән яшьләр бар нәрсәдән дә канәгать калды, шунысы сөенечле. Әлеге форум һәр ел саен үтәр дигән теләктә каласы килә, чөнки мондый төр чаралар башка яшьләрнең ничек яшәвен, нинди план-идеяләр белән янып йөрүләрен ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук бердәм булырга, үзара ярдәмләшеп яшәргә чакыра. Мин, мәсәлән, кайбер егет-кызларны беренче мәртәбә генә күрәм. Алга таба да алар белән аралашырбыз дип ышанам, – диде әлеге форумны төп оештыручыларның берсе, автономия активисты Динара Халилова.

Румия ХАМЗИНА.
Илнар Садеков фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*