Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) гамәлгә куйган «Без – татар» проекты кысаларында татар милли спорт төрләре буенча I Спартакиада узган елның август аенда Чиләбе өлкәсенең Коншак авылында пилотлы чара буларак оештырылган иде. Моны БТКның чираттагы бер уңышлы һәм милләт өчен кирәкле проекты дип тапканнан соң, быел аны Түбән Новгородта уздырырга килештек. Татарстан, Самара, Ульян, Киров һәм Түбән Новгород командалары биредә 8 спорт төре буенча – татарча билбаулар белән һәм бер аякта көрәшү, армрестлинг (кул алышу), мас-рестлинг (таяк тарту), ук ату, канат тарту, гер күтәрү һәм капчыклар белән сугышу кебек күбрәге безгә сабантуйлардан таныш булган уеннарда ярышачак. Безнең шушы инициативаны күтәреп алган һәм аны кирәкле шартларда матур гына уздырырга ярдәм иткән Татарстан Республикасының мәдәният, Нижгар өлкәсе хөкүмәтенең спорт министрлыкларына һәм дә урындагы региональ татар автономиясенә рәхмәтләребезне белдерәбез”, – дип аңлатты күрешеп-аралашу вакытында быелгы Сергач округы Сабан туеннан танышып киткән дустым – БТКның спорт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов.
Катнашучы командалар парады тезелешеп басканнан соң, аларны безнең өлкә спорт министры Дмитрий Кабайло, БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шарипов, өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфутдинов, Түбән Новгород шәһәре иҗтимагый палата рәисе Сергей Горин, Киров өлкәсе татарларының мәдәни- агарту иҗтимагый оешма ида- рәсе рәисе Рауф Фасхутдинов, Түбән Новгород Думасы депутаты Кәрим Ибраһимов, Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов, Дәүләт куркынычсызлыгы һәм хәрби контркүзәтчелек ветераннары союзы рәисе ярдәмчесе, Россия сугышчан сәнгать союзының региональ бүлеге президенты Александр Малышев җылы сәламләделәр, сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларга ярышларда уңышлар теләделәр.
Шушы форсаттан файдаланып, Александр Викторович өлкә татар автономиясе рәисе урынбасары, Түбән Новгород шәһәренең хөрмәтле гражданины һәм өлкә иҗтимагый палата әгъзасы Валерий Камальдиновка Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиянең 105 еллыгы уңаеннан Дәүләт куркынычсызлыгы ветераннары союзының истәлекле күкрәк билгесен тантаналы рәвештә тапшырды. Ә милли тормышыбызда активлык күрсәткән бер төркем дин кардәшләребез белән беррәттән Ирек Илдус улы өлкә спорт министры Дмитрий Сергеевичны да БТКның Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Илебез гимны яңгыравы белән Россия флагы күтәрелгәч, татар милли спорт төрләре буенча II Спартакиада ачык дип игълан ителде һәм катнашучылар барысы да спорт ярышлары нокталары буенча таралышты. Әлегә алар әзерлек алып барган вакытта сәхнәдә һәвәскәр җырчыбыз Венера Исаева, Та- тарстанның атказанган артистлары Энҗе Шаймурзина белән Илдар Әхмәтов бик яхшы концерт бирделәр. Әмма ләкин аларны карарга һәм тыңларга тамашачы бик аз иде.
“Әлбәттә, гади халыкның килмәве – бик кызганыч, күңелсез күренеш. Ә бит мил- ләттәшләребезне бу милли спорт бәйрәменә җәлеп итәр өчен, автономия тарафыннан күпкә алдан нык эшләр алып барылды, күп көч сарыф ителде, шактый чыгымнар тотылды. Кем белә инде, бәлки төнлә үк ява башлаган яңгыр да бу тискәре күренешкә үз өлешен керткәндер. Гомумән алганда, халыкны бушлай концертка җыю соңгы елларда зур проблемага әверелә башлады һәм бүгенге вакыйга – шуңа бер ачык дәлил дисәм, бик үк дөрес тә булмас кебек. Мәсәлән, узган елның ноябрь аенда булып үткән Милли көй фестивалендә зал шыгрым тулып, стена буенда басып карадылар. Быелгы май аенда Түбән Новгород дәүләт академия филармониясендә үткән безнең Милләтара фестивальне 1000 кешедән артык тамашачы карады.
Бүген, беренчедән, болытлы һава торышы халыкны куркытса, икенчедән, безнең халык өчен стадион форматы ят нәрсә һәм биредәге керү системасы да артык катлаулы”, – дип аңлатты өлкә татар автономиясе башкарма директоры урынбасары Зилә Ахмадуллина.
Мисал өчен шуны әйтеп үтәргә кирәк, узган ел Чиләбе өлкәсе Коншак районында булып үткән I “Без татар” Спартакиадасы 1500 тамашачы җыйган. Ә бездә бу санның 1 проценты булдымы икән?!
28 сентябрьдә Түбән Новгородта “Нижний Новгород” футбол стадионының “Спорт-Порт” мәйданчыгында булып үткән татар Спартакиадасында җиңеп чыккан командалар исемлеген социаль челтәрләребездә игълан иткәч: “Безнекеләр көрәштә дә оттырды мени?” – дип сораучылар булды. Нижгар көрәшчеләре анда бөтенләй күренмәде, чөнки бу ярышлар классик стильдә, ягъни “казанча” алып барылды.
Олег ХӨСӘИНОВ.
Автор фотолары.