Түбәнкамалы Венера Хәмидуллина җирле яңалыклар тапшыруында исән калу беләзекләре үрергә өйрәтүче осталык дәресе оештырылуы турында ишеткән. Үзе дә бу эшкә өйрәнергә теләп, гуманитар ярдәм җыю пунктына барырга булган.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә Венера Хәмидуллина ике ел элек ярдәм итә башлаган. Ул вакытта башка волонтерлар белән маскировка челтәрләрен үрү эшендә катнашкан. Исән калу беләзекләрен күптән түгел ясый башлаган.
«Мин элегрәк макраме үрү эшенә өйрәнгән идем инде, шушы күнекмәне файдалы юнәлештә кулланасы иде, дигән уй белән йөрдем. Макраме үрү техникасы исән калу беләзекләрен үрүгә охшаш. Осталык дәресендә кызлар аның бөтен нечкәлекләрен аңлатып бирделәр. Үзем дә беләзек ясап карадым. Шул ук көнне станок белән бау алып, өйгә алып кайтып киттем», — дип сөйләде Венера Хәмидуллина.
Беренче партия, 30 данә беләзекне 5 көн эчендә ясаган ул. Хәзер бөтен буш вакытын шушы кирәкле аксессуарны үрүгә багышлый. Чөнки мондый беләзекләр фронттагылар өчен бик кирәкле әйбер. Алар, дөрестән дә, солдат егетләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итә. Бер беләзек, санаулы секунд эчендә сүтелеп, 5 метрлы нык һәм чыдам бауга әйләнә. Сугышчыларыбыз аны хәрби көнкүрештә дә, сугыш кырында да кулланалар.
«Бу беләзекләрне мөмкин кадәр күбрәк ясарга тырышам. Чөнки гуманитар ярдәм белән бергә аларны даими рәвештә егетләребезгә җибәреп торалар. Телевизор каршысына утырам да, тиз-тиз беләзекләр ясыйм. Бер браслетка якынча 5-10 минут вакыт кирәк», — ди волонтер. Шул рәвешле, Венера Хәмидуллина 10 көн эчендә 125 беләзек ясап, гуманитар ярдәм җыю пунктына алып килергә өлгергән. Һәм ул бу эшне дәвам итә. Теләгән һәркем бу беләзекләрне үрергә өйрәнеп, егетләребез өчен ярдәмгә үз өлешен кертә ала. Шулай бергә без фронттагы солдатларыбыз өчен ныклы тыл була алыр идек, ди Венера ханым.
Чыганак: nkamsk-rt.ru