Бүгенге көндә Казанның татар урбанистик мәдәнияте бармы? Эксперименталь юлга баскан яшь татар иҗатчылары киләчәктә шәһәр йөзен ничек күрә?
Бу һәм башка сорауларга җавапларны «ТАТАР ШӘҺӘР МӘДӘНИЯТЕ: БҮГЕН ҺӘМ ИРТӘГӘ» түгәрәк өстәлендә эзләрбез.
Чарага биюче Нүрбәк Батулла, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, режиссер Туфан Имамутдинов, «Калеб» яшьләр буыны җыены, татар альтернатив музыкантлар һәм башка иҗатчылар чакырулы.
Вакыты: 3 июнь (якшәмбе), 12:00
Урыны: Түбәтәй рестораны, Кремль урамы, 21