tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тыл батырлары
Тыл батырлары

Тыл батырлары

Һәр сугыш тылдан башка уңышка ирешә алмый. Махсус хәрби операция вакытында да илебезнең игелекле җаннары бердәм булып батыр солдатларыбызга булышу җаен эзли башладылар. Халыкның фантазиясенә исең китәрлек. Авыр шартлардагы сугышчыларның тормышларын җиңеләйтү өчен әллә ниләр уйлап табалар. Озак яна торган шырпы, окоп шәме, мендәрләр, маскировкалау челтәрләре һәм тагын әллә ниләр. Әле тәм-томнарны, коры ашларны әйтмәгәнмен.

Бу юнәлештә Төмән районының Индрәй авылындагы «Яхшылык нурлары» («Лучи добра») волонтерлык төркеме (координаторы Нурзия Шакирова) һәм ветераннар оешмасы (җитәкчесе Сөембикә Вәлишина) уңышлы эш алып баралар. Нурзия Кәрим кызының ярдәмчеләре җылы носкилар, коры аш ясау өчен кирәк-яраклар, кулдан киселгән токмач, көндәлек кирәк әйберләрне алып киләләр. Берничә тапкыр авыл депутатлары, игелекле индрәйлеләр белән җыелышып үзебезнең сугышчыларга шәхси посылкалар да тутырып җибәрделәр. Алардан рәхмәт сүзләре белән видеокайтавазлар алуы бигрәк тә күңелледер, чөнки хезмәтең бушка китмәгән, иясенә барып җитеп, аны шатландырган, туган ягыннан кечкенә генә бүләк аның күңелен җылыткан, рухын күтәргән.

Нурзия Шакирова шәһәрдә коры ашлар әзерләүдә остарып, хәзер авылда гына ярдәмчеләре белән үзләре яшелчәләрне, ярмаларны пешереп, киптереп, аерым пакетларга тутыралар, өй токмачы белән апалар ярдәм итсә, ярма, яшелчәләр белән авыл халкы булыша. Шулай ук бергәләшеп киптерү, турау җайланмалары, башкасын төркемгә ярдәмгә җибәрелгән спонсорлык акчаларына алдылар.

Ә Сөембикә Вәлишина ветераннар оешмасы әгъзалары белән бергә маскировкалау челтәрләре әзерли, апалар йон носкилар бәйлиләр, өй токмачы кисәләр, материал ярдәм алып киләләр.

Тыл батырлары, изображение №2

Активлар арасында Нәсирә Фасылова турында аерым язып үтәргә кирәк. Нәсирә апага күптән түгел ярдәмнәре өчен Лугансктан «Волонтер России» дигән медаль килде һәм Индрәй хакимиятендә тантаналы төстә тапшырдылар аны.

-Мин хәрби частька Иван Бычков аша коробкалап коры ашлар, носкилар, төрле тәмлешкәләр җибәрә идем. Былтыр алардан миңа шушындый медаль килде. Ә хәзер Нәсирәгә килде, ул 2022 елдан бирле носкилар бәйли, ә 2023 елда маскировкалау челтәрләре үрә башлады. Бик ирсемәк, пөхтә хатын ул. Аның носкилары бүтәннәрдән аерылып тора, матур бәйли. Ул бәйләгән носкиларның саны 70кә якын булды, – дип сөйләде Нәсирә Наил кызы турында Нурзия Шакирова.

Тыл батырлары, изображение №3

Тагын да бөтен Россия буйлап «Окоп шәме» патриотик акциясе барды. Бу шәмнәрнең ни өчен кирәклеген барыбыз да белә инде. Алар хәрби операциядәге сугышчылар көнкүрешен җиңеләйтә, сугышта да файдалары бар: бозык транспорт астына куеп калдырып, дошманның дроннарын киметәләр. Индрәйдә шәмнәр ясау белән Хөсәен Гиматдинов шөгыльләнә башлый. «Кемдер бәйли, үрә, ә мин боларны эшли алмагач, интернеттан эзләп табып, шәмнәр ясый башладым. Парафинын алдык, банкалар әзерләдек. Аларны «Путевка в жизнь» фондына илтеп бирә идем. Бергә башка кирәк-яракларны да алып бардык. Без инде пенсиядә, күпме хәлебездән килә, шулкадәр булышырга тырыштык, читтә калып булмый. Быел авылдагы волонтерлар белән акча җыеп, парафин, стеарин алып, шәмнәр ясарга башкалар да кушылды. Барлыгы 1000нән артык җыелгандыр инде.

Шәмнәрне сынап караганда теплицага куеп карадым – салкын вакытта булышты», – дип сөйләде Хөсәен Гусман улы.

Авыл чатында МХО (махсус хәрби операция) дигән төркем бар, анда һәрвакыт: «Битараф булмаганнарга ярдәм иткәннәре һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерәбез», -дип язып торалар, булышучыларны билгеләп үтәләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*