tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тыл хезмәтчәненә 90 яшь
Тыл хезмәтчәненә 90 яшь

Тыл хезмәтчәненә 90 яшь

Тубыл районы Үләртеш авылында гомер итүче тыл ветераны Люция Нияз кызы Бакиева (Мәхмутова) быел июнь аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күп балалы гаиләдә туып-үскән, Бөек Ватан сугышы елларны күпне кичергән ул. Әтиләре Нияз абый сугышка китә һәм Мәскәүдән ерак түгел барган бәрелешләрдә яраланып ул вафат була. Гаиләдә үсеп килгән өч балага әнисе тәрбия, белем бирә. Сугыш елларны һәм сугыштан соңгы авыр тормышны җиңеп чыгарга үз хуҗалыкларында булган мал-туар, бакча аларга ярдәм итә. Люция балалар арасында өлкән кыз булганга күрә авыр хезмәтне дә эшли, кул эшләрен дә башкара. Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы барлык авылыкны үз җилкәләрендә күтәрә Люция апаның гаиләсе. Авыр хезмәттән башка яшүсмер чагында тегү машинасында тегенергә өйрәнә, әнисенең ярдәмчесе була. Бу авыр елларны авылны, туган йортларын калдырып алар Салехардка күченәләр. Әниләре тегү цехына эшкә урнаша. Тегү машинасын белән Люция монда да әнисенең ярдәмчесе булып хезмәт итә. Аннары Мәхмутовлар туган авылларына кайталар. Люция Хуҗайлан мәктәбен тәмамлап армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан авыл егете Самат Бакиевка тормышка чыга. Самат электрик һөнәренә укып чыга, эшкә урнаша. Сайлаган һөнәре буенча 40 ел эшли. Люция апа колхозда, фермада сыер савучы, бозаулар караучы булып хезмәт юлын дәвам итә. Һәрвакыт эш урнында тырыш хезмәткәр ачык йөзле, пөхтә була. Производство алдынгысы буларак югары күрсәткечләре өчен ул Мактау грамоталар белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаеклы була. Тормыш иптәше белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысына югары белем бирәләр. Кызганчыка Самат абый 70 яшендә йөрәк авырудан вафат була. Люция апа үз өендә яшәсә дә, аңа балалары ярдәм күрсәтеп, хөрмәт итеп, хәлен белеп торалар. Лаеклы ялга чыгып авылга күченеп килгән кызы Гөлнара әнисе йортыннан ерак түгел үзенә яңа йорт төзи, көн саен әнисенең хәлен белә.

90 яшен каршы алган Люция Нияз кызының хәтере яхшы, ул үзен карап, тормыштан канәгатъ булып гомер кичерә. Дини  бәйрәмнәрдә үз йортында Коръән ашларын үткәрә, изге догаларын җиткереп, теләкләр теләп яши. Төрле тарихи вакыйгаларны күргән, авырчылыкларны кичергән тыл хезмәтчәнен 90 яше белән котлап ил башлыгыннан котлау хатын, истәлекле бүләкләрне Тубыл районы ветераннар советыннан котладылар. Якыннарына тормыш үрнәге булган, намуслы хезмәт юлын узган әниләрен, яраткан әбиләрен балалары, 9 оныгы, 8 оныкчыгы, якын туганнары да гомер бәйрәме белән котлап сәламәтлек, тыныч тормыш, кадер –хөрмәттә яшәвен телиләр.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*