Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән Кадошкино районы Латышовка авылы тыл хезмәтчәннәре Бөек Җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү алдыннан хәтер сандыгындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Бүген алар ул фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары. Истәлекләр аларны олылар белән беррәттән кырда эшләгән, фронтка посылка җибәргән, авыр хезмәт белән Җиңүне якынайткан коточкыч елларга күчерде. Бүгенге Латышовка урта мәктәбе укучылары шул чор балалары арасындагы диалог бик күңелгә үтеп керерлек һәм күңелгә ятышлы булып чыкты. Бүләк йөзеннән, төрле сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән иҗади номерлар бүләк иткәннәр.
Чарага Бөек Ватан сугышы чоры балалары Алий Абейдулла улы Бикмаев белән Сания Искак кызы Байчурина чакырылган иде. Очрашу җылы, дустанә атмосферада узган. Кунаклар балалар белән үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклашканнар, сугыштан соңгы авыр елларда өлкәннәр белән беррәттән кырда ничек эшләүләре турында сөйләгәннәр. Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар очрашуда катнашучы тыл һәм хезмәт ветераннары. Балачаклары сугыш чорына туры килгән әлеге тырыш, булдык-лы, кешелекле, авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр һәм шул ук вакытта гади һәм тыйнак Сания Искак кызы Байчурина белән Алий Абейдулла улы Бикмаев.
Яшь буын сугыш турында, сугыш чоры балаларының язмышы турында күбрәк белергә теләп, күп сораулар биргәннәр. Әңгәмә ачык һәм ихлас үткән. Сания Искак кызы белән Алий Абейдулла улы сөйләгән истәлекләре барысының да күңелләрен нечкәрткән: шулкадәр күп авырлыклар кичерсәләр дә энергияләре һәм тормыш сөючәнлекләре сокландыра – көчле рухлылар алар!
Чара азагында фатиха сүзләре белән Латышовка авылы мәчете имамы Камиль Халил улы Ахметов чыгыш ясаган.
Авыл мәдәният үзәге җитәкчесе Надия Мансур кызы Байчурина тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының фронтка ярдәме, колхозчыларның сугыш елларындагы хезмәт уңышлары турында сөйләгәннәре һәм бу чарада катнашулары, бик кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдергән.
Бүләк итеп тәрбия буенча Латышовка урта мәктәбе директоры киңәшчесе Галина Петровна Вяльшина җитәкчелегендә укучылар белән авыл үзешчәннәре иҗат номерлары әзерләгәннәр, шулай ук хөрмәт йөзенннән тыл хезмәтчәннәренә кечкенә бүләкләр дә тапшырганнар.
Истәлекле очрашу бергәләп фотога төштү белән тәмамлана. Очрашуда ишетелгәннәр эзсез үтмәячәк, балаларның яшь йөрәкләрендә мәңгегә калачак. Әгәр без хәзер яшьләрне тәрбияләү турында кайгыртсак, безнең киләчәгебез ышанычлы кулларда булуына ышаныч зур.
Тагы бер очрашу. Рузаевка районы Татар Пешлә авылында гомер итүче 89 яшен тутырган тыл һәм хезмәт ветераны Сания Али кызы Саляева йортында авылның урта мәктәбе 9нчы сыйныф укучылары булдылар.
Сания әби авыр Бөек Ватан сугышы еллары турындагы хатирәләре белән кунаклар белән уртаклашты.
Сания Али кызы хәтеренә уелып калган иң авыр чакларны җиткерде: укучыларга аның гаиләсе сугыш вакы-тындагы ачлыктан интеккән халыкка ярдәм иткәне турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Тагы Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкы даими куркыныч астында яшәгән, бигрәк тә авыл өстен-нән фашист самолетлары очканда. Кешеләр, ут дошманнарның игътибарын җәлеп итмәсен өчен, тәрәзәләрне ябарга тырышканнар, ә балалар, алар арасында кечкенә Сания да булган, бомбага тотудан куркып, өстәл астына яшеренүләре турында да кино лентасы караганнар итеп сөйләп биргән.
– Утызынчы елларда Али әтием репрессияләнә, ә Мәйсәрә әнием колхозның тавыклар фермасында эшли була. Менә алар күпне күргән кешеләр. Халыкка бик авыр булды. Ул көннәрне бүтән күрергә язмасын. Күкләребез тыныч, имин булсын! – дип кичерешләре белән уртаклашты язма героебыз.
Укучылар зур игътибар белән Сания Али кызының тарихларын тыңлаганнар, бу хәтердә уелып калырлык истәлекләр булган, укучылар мавыгып бер-бер артлы сораулар да биргәннәр. Соныңңан бергәләшеп тәмлушкалар белән чәй эчкәннәр һәм тагы да игътибар белән Сания әбиләренең үткәннәрен тыңлаганнар.
Очрашу балалар өчен күңелле сюрприз белән тәмамланган: Сания Алиевна кунакка килгән укучыларның барысын да шоколадлар белән дә сыйлаган. Киткәндә, балалар үт-кәргән вакытларына рәхмәт бел-дереп, рәхәт тулы күңелләр белән саубуллашканнар.
Мондый очрашулар яшь буынга үз иленең тарихын яхшырак аңларга һәм ата-бабаларының батырлыклары турында хәтерне сакларга ярдәм итә.
Наилә НАСЫРОВА
Чыганак: газета “Юлдаш”