tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр
Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских тыл хезмәтчәннәренә – хөрмәтле ветераннарга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Президенты тарафыннан гамәлгә куелган юбилей медальләрен тапшырды. Истәлекле бүләкне алучылар арасында милләттәшләребез дә бар.

Кәүсәрия Ибраһим кызы Хасанзяновага – 91 яшь. Күрше Татарстанда туып үскән. Күп балалы гаиләләрендә дөньяга килгән 6 апасы белән 3 абыйсы арасында иң кечесе, иң кадерлесе була ул. Бертуган абыйлары Бөек Ватан сугышы елларында фронтта явыз дошманга каршы батырларча сугышалар. Кәүсәрия Ибраһим кызы сугыш вакытында колхозда эшли, яу кырына озату өчен тәмәке үстерергә булыша. 50 нче елларда Ульяновск дамбасы төзелешендә катнаша.

Алексей Русских язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган ветераннарга Туган илебез хакына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, нык исәнлек һәм хәерле озын гомер теләде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*