tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тыл хезмәтчәннәренә – юбилей медальләре
Тыл хезмәтчәннәренә – юбилей медальләре

Тыл хезмәтчәннәренә – юбилей медальләре

Иске Майна районында тыл хезмәтчәннәренә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләрен һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских исеменнән истәлекле сәгатьләр тапшыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә генә Урайкино авыл җирлеге хакимияте вәкилләре сугыш елларында кырда һәм фермада эшләгән тыл хезмәтчәннәрен дәүләт бүләкләре белән шатландырдылар.

Гөлҗиһан Нетфулла кызы Файзуллова 1933 елның 25 сентябрендә Иске Кызылсу авылында дөньяга килә. Сугыш вакытында, барлык яшьтәшләре кебек үк, фронтны азык-төлек продукциясе белән тәэмин итүгә үзеннән зур өлеш кертеп, көне-төне кырда эшли. 40 елдан артык туган авылының “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында хезмәт итә. Биш бала анасы. Бүгенге көндә Гөлҗиһан апа Урайкино авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветеранының бердәнбер тол хатыны.

Фәһимә Касыйм кызы Кәлимуллина 1931 елның 1 июлендә Иске Кызылсу авылында туа. 12 яшендә әнисе белән бергә сарыклар фермасында эшли башлый. Аның гомуми хезмәт стажы кырык елдан артык. Фәһимә апа үзенең тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстергән.

Бибинур Галләм кызы Исламова 1932 елның 1 июлендә Иске Кызылсу авылында якты дөньяга аваз сала. Бөек Ватан сугышы елларында, 14 яшендә тормыш арбасына җигелеп, “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы кырларында эшли башлый. Төрле эшләр башкара, өлкәннәргә булыша. Аннары фермада бозаулар караучы һәм сыер савучы булып хезмәт итә.

Әзинә Вәлиулла кызы Аглеева да язмышның ачысын һәм төчесен җитәрлек татый. Ул 1926 елның июлендә Иске Кызылсу авылында туа. Авылның хөрмәтле Ак әбисе киләсе елда 100 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтәчәк. Әзинә апа үзенең хезмәт юлын 14 яшендә колхозда төрле эшләр башкаручы буларак башлап җибәрә. Аннары озак еллар “Октябрьнең 50 еллыгы” хуҗалыгы фермасында бозаулар карый.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*