tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тынгысыз йөрәкле Гөлшат ханым
Тынгысыз йөрәкле Гөлшат ханым

Тынгысыз йөрәкле Гөлшат ханым

Ульяновск шәһәренең Шигаев урамындагы 15 нче йорт ишегалды үзенең чисталыгы, төзек булуы, җәй буе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыруы белән һәркемнең игътибарын җәлеп итә.

Әлеге йорт ишегалдындагы балалар мәйданчыгында малайлар һәм кызлар иртәдән кичкә кадәр шау-гөр килә. Өлкәннәр исә уңайлы эскәмияләрдә рәхәтләнеп ял итәләр, сөйләшеп утыралар. Алар шушы йортның уңган хуҗабикәсе – тынгысыз йөрәкле милләттәшебез Гөлшат Идрисовага бик тә рәхмәтле.

Өлкәннәр көне уңаеннан Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Виктор Борисов һәм йорт советы рәисе Гөлшат ханым тырышлыгы белән йорт ишегалдында күркәм бәйрәм узды. Алар өлкән яшьтәгеләр хөрмәтенә чәй өстәле әзерләгәннәр иде.

Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов “Иң яхшы өй. Иң яхшы йорт” дип аталган Бөтенроссия конкурсында җиңү бәхетенә ирешкән Гөлшат Идрисовага Рәхмәт хаты тапшырды. Гөлшат ханым кебек саф күңелле, олы йөрәкле, актив гражданлык позициясенә ия кешеләр күбрәк булсын иде, диде Наил Хасән улы.

Гөлшат Идрисова – “Өмет” газетасының якын дусты. Ул “Өмет”не халыкка тарату максатында күп тырышлык куя. Редакция Гөлшат ханымга олы рәхмәт сүзләрен юллый.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*