Кайсыбыз гына яшәү мәгънәсе турында уйланмый икән? Әмма берәүнең дә бу
сорауга төгәл җавап биргәне дә, җавап алганы да юк. Без ыгы-зыгы
кичерешләр, газаплар, шатлык һәм кайгылар, алҗытып- ялыктырып бетерүче
хисләр заманында яшибез. Безнең хәзерге заманда яшәүче яшьләребез дә
моңа төгәл берни дә әйтә алмаслар. Ә инде 80 ел гомерен артта калдырып,
аны тырыш хезмәт һәм изге эшләр белән бизәгән өлкәннәребез ни диярләр соң?
Шушы сорауга җавап эзләгәндәй Иске Йөрек авылында гомер итүче өлкән яшьтәге Һаҗәр апа Юнысовага мөрәҗәгать иттем. Тырыш хезмәттән башканы белмәүче Хаҗәр апага да шушы сорауны бирдем.
– Без – авыл кешеләре. Шуңа күрә гомеребез тырыш хезмәттә үтте. Яшьрәк
вакытны эшемне беренче урынга куя идем. Без шул заманда тәрбияләнеп
үскән балалар булганга күрә, бар кеше диярлек шундый фикердә иде.
Балаларны тәрбияләргә вакыт та калмаган инде. Аллаһыга шөкер, аңар карап
балаларыбыз тәртипсез булып үсмәделәр. Һәркайсы эш мәгънәсен белеп
үстеләр. Һәркайсы үзенә лаеклы һөнәрен сайлады. Аларның бәхетле,
сау-сәламәт, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсүләре – минем өчен зур
шатлык. Ә менә хәзер инде олыгая башлагач, яшәү мәгънәсен мин
балаларымда, оныкларымда күрәм, – диде Хаҗәр апа.
Һаҗәр Нәбиулла кызы Юнысованың балачагы, яшьлеге матур табигатьле Иске
Йөрек авылында үтә. Кечкенәдән колхозда эшләп, эш рәтен белеп үсә.
Тормышка да Иске Йөрек авылы егете Нургаяз абыйга чыга.
– Нургаяз клубта эшли иде. Мин дә шул вакытны клубка эшкә кердем. Кайбер
кешеләр нәрсә соң ул клубта эшләү диярләр. Алай түгел шул, хезмәт
кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештырырга
кирәк. Шулай ук яшь буынны да мәктәп кенә түгел, клуб та тәрбияли. Алар
тәрбиянең әхлакый һәм эстетик ягын нәкъ менә клубта алалар. Шул вакытта
гореф-гадәтләребезне һәм милли традицияләребезне дә онытмаска кирәк. Бу,
билгеле, минем тәҗрибәм генә.
Һаҗәр апа 1956 елдан лаеклы ялга чыкканчыга кадәр мәдәнияттә хезмәт куя.
Лаеклы ялга чыгып, биш елдан соң кабат эшкә чакырып киләләр. Ул вакытны
да мөрәҗәгатьләрен кире какмый. Ике ел кабат шул эш урынында хезмәт
күрсәтә. Әгәр кеше исән икән, аңа һаман нәрсәдер эшләргә, үсеш алырга,
иҗат итәргә кирәк. Хаҗәр апа да менә шундый тынгысыз йөрәкле кеше була.
Район кушкан эшләрне барысын да җиренә җиткереп эшли. Мәдәният йортын да
һәрвакыт чиста, пөхтә итеп тота. Лаеклы ялга чыккач та әле яшьләр аннан
гел киңәшләр сорап киләләр.
Гаилә дәүләтебезнең кечкенә генә бер күзәнәге булып тора, нигезебезнең
яшәү ташы дип әйтсәк тә була. Җәмгыятебезнең бөтен асылы, язмышы,
иминлеге шушы күзәнәкнең нинди сыйфатта булуына бәйләнгән. Һаҗәр апа
белән Нургаяз абый да бер-берсен аңлап бергә гомер кичерәләр. Нургаяз
абыйның инде бакыйлыкка күчкәненә дә байтак еллар.
– Нәрсә генә булмасын, төрле авырлыклар килгәндә без бер-беребезнең
сүзеннән чыкмадык. Биш бала тәрбияләп үстердек. Бүген минем оныкларым,
оныкчыкларым да бар. Барлык яшьләребез дә, вакытлары җиткәч, яраткан
парлары белән нык- лы гаилә корсыннар, киләчәк җәмгыять өчен сәламәт,
акыллы балалар үстерсеннәр иде, – дигән матур теләктә кала.
Һаҗәр әбинең (болай дияргә тел дә бармый, сөбханалла күзләр тимәсен)
бүгенге көндә дә җитез һәм хәрәкәтчән булуы яшь чагында аның орчыктай
бөтерелеп торуын – баскан җирдә ут чыгарганлыгын, эш сөючән, тырыш
булганлыгын белгертә. Әле дә өйдә кирәк-яракларны карап, улы Илшатның
гаиләсе белән матур гына яшиләр. Өйләрендә бик матур итеп кулдан
бәйләнгән чәчәкләр, диван япкычлары, хәтта бер җирдә “тавыклар гаиләсе”
дә утыра. Боларны кем эшләгәнлегенә сокланып та, шул ук вакытны аптырап
та сорадым. Бактың исә бергә яши торган оныгы белән Һаҗәр апа бәйләгән
икән. Билгеле, кул эшләре белән мавыгучылар бихисап. Ә менә Һаҗәр апаның
эшләре барысы да пөхтәлекләре белән аерылып, көлеп тора.
– Бу матурлыкны ничек бәйләп бетерәсез соң? – дип кызыксындым.
– Рәхмәт, – дип елмайды Һаҗәр апа, – Мин кечкенәдән бәйләргә һәм
чигәргә ярата идем. Гомумән, кул эшләрен күңел биреп башкарам. Балалар
кечкенә вакытны, эшләгән чорларымда бу шөгылем арткарак күчте (оныттым
да арткы планга куйдым түгел, бәйли идем).
Һаҗәр апага 8 июльдә 80 яшь тулса да, гел кул эшләре тота. Бу сәләтләре
аның балаларына да бирелгән. Без мәктәптә укыган чорда кызы Хаҗирә апа
безне хезмәт дәресеннән укытты. Ул да бик тәмле итеп камыр ризыклары да
пешерә иде. Тегәргә һәм бәйләргә дә өйрәтте. Ә инде улы Илшатны әйтәсе
дә юк. Ул агачтан әйберләр ясый. Ул йорт җиһазлары дисеңме, каралты-кура
дисеңме, бар да көлеп тора. Мин әле аның мәктәп елларында агачтан ясаган
бик матур роза чәчәген әле дә хәтерлим. Аның хәтта энәләренә кадәр бар
иде. Нәкъ роза чәчәге иде.
Һаҗәр апа белән булган шушы сөйләшү мине уйланырга мәҗбүр итте. Булган
бар гомерне матур итеп, сабырлык һәм акыл белән үткәрсәң, үзеңне,
тирә-яктагыларга изгелек кылып яшәүгә багышласаң, Ходай Тәгалә аның
әҗерен балаларыңа хәер-шәфкате, хәерле тормышлар биреп бүләкләр. Бәлки
шуңа Һаҗәр апаның балалары бар да тыныч, матур итеп гомер кичерәләрдер.
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
“Дуслык” газетасы