tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тынгысыз йөрәкле шәхес
Тынгысыз йөрәкле шәхес

Тынгысыз йөрәкле шәхес

Бу атнада актив тормыш белән яшәүче өлкән буын вәкилләрен – хезмәт ветераннарын хөрмәтләделәр. Олы ихтирамга лаек шәхесләр арасында танылган милләттәшләребез дә бар. Тереньга районыннан Камил Аминов – шуларның берсе. Губернатор Алексей Русских күптән түгел аны Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Бөтен гомерен, хезмәт елларын Тереньга районы үсешенә багышлаган Камил Абдулкадыйр улының татар халкының мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу юнәлешендәге казанышлары, нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өлкә Губернаторы тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Ул районның татар автономиясе рәисе буларак үзенең фикердәшләре белән бергә ел саен Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрә, “Татарча диктант яз” акциясенә кушыла. Тынгысыз йөрәкле шәхес районның ветераннар советы, Актив озак яшәү үзәге, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе эшчәнлегендә катнашырга да вакыт һәм мөмкинлек таба. Татар халкының телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә үз өлешемне кертә алуым белән бәхетлемен, ди милләт җанлы Камил Аминов.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*