ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тынгысыз йөрәкле Зария апа
Тынгысыз йөрәкле Зария апа

Тынгысыз йөрәкле Зария апа

Әлеге язмам тормышның төрле чорларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып зур дәрәҗәгә ирешкән олы йөрәкле шәхес – Зария Гизәтулла кызы Закирова турында.

Зария апа 1956 елның 9 мартында Гизәтулла абзый белән Затия апаның зур гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга аваз сала. Сабыйлык һәм балалык чорын үтеп, Иске Исәнтимер авылы сигезьеллык мәктәбендә белем алганнан соң, күрше Урта Исәнтимер авылына йөреп укый. Аннары туган мәктәбенә кайтып, пионервожатый булып урнаша hәм Ульяновск дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга керә. Вузны уңышлы тәмамлаганнан соң, Зария апа биология, химия, география фәннәре укытучысы итеп билгеләнә. Эшен чын күңелдән яратып, белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучы апаны балалар үз итә. Иң авыр, күп көч һәм энергия, сабырлык, түземлек, акыллылык таләп итүче һөнәрен Зария апа бөтен күңелен биреп башкара, көнне төнгә ялгап эшли, дәресләргә әзерләнә. Ул көне буе мәктәптә балаларга белем бирә, ә өендә гаиләсе көтә. Кырык эше кырык якка ярылып ятса да, һөнәренә тугры булып кала.

Аңа һәрчак авыл халкы белән тыгыз элемтәдә торырга туры килә. Гаиләдә яхшы хатын, тәртипле әни булу белән беррәттән, мәктәптә укытучы булып эшләве бер дә җиңел булмагандыр. Сынатмый ул, нинди генә эш кушсалар да, җиренә җиткереп башкара. Аның һөнәри тәҗрибәсе һәм осталыгы елдан-ел арта, камилләшә.

Зария апа укытучы һәм кеше буларак бик сәләтле, таләпчән һәм төгәл. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлакый сыйфатларга ия булган шәхес. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен кызганмый торган чын кеше.

Хезмәтенә югары бәя бирелеп, Зария апа күп тапкыр Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул федераль дәрәҗәдәге Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемне лаеклы рәвештә йөртә.

Зария апа актив оештыручы да бит әле. Мәктәптә эшләгән елларда ук авылда җыр-моңга сусаган әбиләрне чакырып, “Ак әбиләр” дигән фольклор группа оештырды. Авылда мәктәп ябылгач, клуб мөдире булып эшли башлады. Ул тагын башы-аягы белән эшкә чумды. Авылда бер генә бәйрәм дә шушы фольклор группадан башка узмый. Алар татар халык җырларын башкаралар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган сценкалар, спектакльләр куялар. Авыл сәхнәсе белән генә чикләнеп калмадылар. Район конкурсларында, федераль Сабантуйларда, Иске Кулаткыда узган “Түгәрәк уен”да катнаштылар. Хәтта йон оеклары белән кызыл эчле галошларын киеп, Татарстан башкаласы Казанга хәтле барып җиттеләр. Кая гына барсалар да, алар дәрәҗәле урыннар яулап кайтты. “Ак әбиләр” фольклор группасы – Иске Исәнтимер авылының горурлыгы.

Зария апа тормыш иптәше – Рөстәме белән ике кыз үстерделәр, хәзер икесе дә гаиләле. Икесе дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапты, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр, әти-әниләренә оныклар бүләк иттеләр инде.

Зария Гизәтулла кызы язмыш сукмагында авырлыклар күрсә дә, сынмады, сыгылмады, бервакытта да зарланмады. Һәрбер туар таңга шатланып, булганына шөкер итеп яши белә. Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти.

Хәзер Зария апа лаеклы ялда инде. Тәрәзә төпләрендә яран гөлләр үстерә. Коръән китабын укып, догалар кыла. Балаларын һәм дус-ишләрен тәмле ризыклары белән сыйлап гомер итә.

Тиздән Зария апаның 70 яшьлек юбилее. Аны чын күңелемнән гомер бәйрәме белән тәбрик итәм. Аллаhы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Догалары кабул булып, гамәл дәфтәре буенча җәннәткә керергә насыйп итсен. Бала-оныкларының игелеген күреп, Рөстәм абый белән тигезлектә, тынычлыкта гомер кичерергә язсын.

Гөлсирә ФӘХРЕТДИНОВА,

Иске Исәнтимер авылы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*