Башка авыллардагы кебек, безнең авылда да, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен токмач кисү, гуманитар ярдәм җыю берничә тапкыр оештырылган иде инде. Шушы көннәрдә окоп шәмнәре һәм маскировка ятьмәләре ясау буенча өмәләр оештырылды.
Башта китапханәче Фәридә Каюмова бик үтемле һәм аңлаешлы итеп социаль челтәрдәге авыл төркеменә башкарасы эшләр хакында белдерү куйды һәм шул сәгатьтә ук авылдашлар, читтә яшәүче якташлар, мөмкинлекләреннән чыгып, акча күчерә башладылар. Тиз арада материалларга заказ бирелеп, кайтартылды да. Һәр көнне иртәнге сәгать сигездән авыл халкы мәдәният йортына килә башлады. Бу чын мәгънәсендә өмә иде – тынычлык өмәсе. Чөнки һәр көнне 35-40 кеше, кайбер көннәрне 50 кеше килде. Бу инде авылдашларның вәзгыятьне аңлап, җиңү өчен өлеш кертергә теләүләрен белдерә. Эш барышы шулкадәр тәртип белән оештырылган: һәр кеше үзе булдыра алган эшне башкара, бернинди ыгы-зыгы юк. 80 яшьтән узган хөрмәтле авылдашларыбыз Рәмзия Айдарова, Бәширә Муллаәхмәтова, Зәкия Каюмова, Касай авылыннан Фәнирә Нәбиуллинаның беркөн дә калмый йөрүләре бигрәк тә сокландыргыч булды. Алар сугыш җиле тоеп үскән буын шул.
Өмәчеләрне һәркөнне тәмле ризыклар белән сыйладылар: кемдер бәлеш, шәңгә, кемдер коймак, токмачлы ашлар өлгертеп китерде. Әле кичләрен дә өмә дәвам итте, анда да 20-25 кеше килде. Китапханәче Фәридә Каюмова кем күпме акча күчергән, күпме хакка нинди материаллар алынган, көн саен өмәдә кемнәр катнашкан – барысы турында да авыл төркемендә хисап ясап барды. Санаулы гына көннәр эчендә 270ләп окоп шәмнәре, 60 метр марлядан салфеткалар ясалды, 6 маскировка ятьмәсе үрелде. Авылдашларның бу гамәле горурланырлык, сокландыргыч булды. Махсус хәрби операциядәге авылдашларыбызның саны тагын да артты, тагын бер авылдашыбыз яу кырына китте. Исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтырга язсын аларга. Җиңү өчен оештырылган «Тынычлык өмәсе»ндә катнашучыларны сугышка нәфрәт, җиңүгә омтылыш һәм ышаныч берләштерде.
Рәзилә Ясавиева, Кадыбаш авылы
Чыганак: https://yanarysh.ru