Һәр авылны уңган, тырыш кешеләре бизи. Кече Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиевлар хезмәт сөючән, булдыклы гаилә булу белән бергә, биш бала үстереп, аларны да үзләре үрнәгендә авыл җанлы итеп тәрбияләргә омтылалар.
Елыш авылында туып-үскән Гүзәлиянең Кече Кибәче авылына килен булып төшүенә 13 ел узган. Әлеге авылның асыл егете Расихның таянырдай ир булуын йөрәге белән тоеп, 18 яшендә кияүгә чыга ул. Икесе дә өчәр балалы гаиләләрдә үскән ир белән хатынга ишле бала тәрбияләү бәхете насыйп була. Гүзәлия быел гына Республика Рәисе кулыннан “Ана даны” медале алуга ирешкән бәхетле әни. “Күп балалы гаилә булырбыз дип, уйламаган идек, Аллаһы Тәгалә безгә шундый бүләк бирүенә бик рәхмәтлебез. Исән-сау булып үсеп, тормышта үз юлларын тапсалар, иң зур бәхет шул”, – диләр Шәвәлиевлар. Әти-әниләре балаларының якты киләчәге, бәхетле балачагы өчен барын да булдырырга тырыша. Бүген гаиләдәге иң зур бала Раниска – 13, Энҗегә – 10, Ринаска – 8, Риязга – 6, Ясминәгә 5 яшь. Балаларын да үзләре үрнәгендә тырыш, хезмәтсөючән итеп тәрбияләргә тырышалар. Моның өчен дә тулы мөмкинлекләр бар. Чөнки гаилә башлыгы Расих Шәвәлиев үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган. Хуҗалыкларында ун савым сыеры, гомумән, 20дән артык мөгезле эре терлек асрала. Шәвәлиевлар өчен көн иртәнге 4.30 сәгатьтә үк башлана. Хуҗалыкта эш олысына да, кечесенә дә җитәрлек.
“Иремнең әтисе армиядә бик зур нурланыш алып, саулыгын югалтып кайта. Яшьли вафат булган. Әтисенең чынга ашмаган күп итеп маллар асрау хыялын ирем Расих тормышка ашырды. Тормыш иптәшем бик акыллы, булдыклы, бала җанлы кеше. Кулыннан килмәгән эше юк. Алдына куйган максатына ныклы адымнар белән бара торган ир-ат. Техниканы да яхшы белә, капка-койма ясау осталыгы да бар, эретеп ябыштыру эшләренә дә кулы ятып тора. Маллар асрый башлагач, бөтен төр техника, аларга тагылма җайланмаларны булдырдык. 12 гектар җиребез бар. Иремнең хыяллары зурдан, маллар санын ишәйтеп, фермер хуҗалыгын тагын да үстерергә тели. Әмма мал асрагач, алы-ялы юк. Бигрәк тә сыерлар бозаулый башласа, төн йокылары кача. Маллар да тере җан бит, авырткан вакытлары да була”, – ди Гүзәлия.
Әлбәттә, тормыш иптәше теләктәшлек күрсәтеп, ышанычлы тылы булмаса, гаилә башлыгы Расих үзе генә мондый җаваплы эшкә тәвәккәлли дә алмаган булыр иде. Бүрәнәнең бер башыннан Расих тотса, икенче ягыннан һәрвакыт Гүзәлия күтәрә. Шулай булганда гына гаилә тотрыклы, анда яшәүчеләр бәхетле буладыр. Менә шулай үз көчләренә таянып, бер-берләренә терәк-таяныч булып яши Шәвәлиевлар. Балалар өчен иң яхшы тәрбия –иң беренче чиратта әти-әниләренең шәхси үрнәге, алар да тырыш, хезмәт сөючәнлекне сеңдереп үсәләр. Ишле гаиләдә балаларның бердәм, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре инде күптән сыналган. Шәвәлиевлар хуҗалыгында эш бүленмәсә дә, һәркем үз вазифасын яхшы белә.
“Инде олы улыбыз Ранис кул арасына керде. Җәй буе үзебез өйдә булмаганда электрон көтүдән сыерларны алып кайтып, бәйгә куеп, тегермәнне тартып куйды. Сыерлар асрау җиңел хезмәт түгел, шулай да соңгы вакытта сөт бәяләренең дә артуы күңелгә көч-куәт өсти, малларны тагын да үрчетү теләге арта. Бүген сөтнең бер литрын 33 сумнан тапшырабыз”, –ди Гүзәлия.
Хуҗалыкта булышудан тыш, һәр баланың үз мавыгуы, яраткан шөгыле бар. Энҗеләре шахматта уйнап призлы урыннар яулый. 2022 елда Лесхозда Нургали Миңнеханов истәлегенә уза торган районара ярышларда 3 урынга лаек була. Ринас та “Саба-Арена” спорт комплексында узучы шахмат дәресләрендә шөгыльләнә. Гомумән, Шәвәлиевлар авылда бар яктан актив гаилә буларак билгеле, мәктәптә, мәдәният йортында узган спорт чаралары, бәйрәмнәр алардан башка узмый. Җәй көне балалар белән бергәләп табигатькә чыгу да гаиләнең күркәм бер традициясенә әйләнгән. Балалар бигрәк тә Әбде күленә баруны көтеп алалар икән. Табигать кочагында, әти-әни җылысында ашалган ашның үзгә бер тәмен нәниләр кечкенәдән белеп үсәләр.
“Күпбалалы гаилә булудан куркырга кирәкми, балалар берсе-берсен карашып үсә. Бәләкәй вакытта, әлбәттә, һәрберсе аерым игътибар таләп итә. Исәя төшкәч, өлкәннәре кечеләрен карый, кул арасына керә башлагач, эшләр икеләтә җиңеләя. Өйдә ял көннәре бик күңелле. Бөтенесе өйдә булган көнне өй гөрләп тора. Әтиләре: ”Сез үсеп җиткәч, минем капка төбендә генә утырасы көннәрем бар әле”, – дип шаяртып та ала. Җәйләрен кайсы печән җыя, кайсы малларга су эчертә, кыскасы, эшнең нәрсә икәнлеген белеп үсәләр. Кыш көне кар көриләр. Бәхетләре булсын да, илгә лаеклы булып үссеннәр”, – диләр Шәвәлиевлар.
Чыганак: saby-rt.ru